II Көринтлеләргә хат 1
1
1 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимутәй имандаштан бөтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Көринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам. 2Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!
Паулның Аллаһыга шөкер итүе
3Шәфкать бирүче Атага, һәрьяктан юатучы Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасына дан! 4Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юата, шуңа күрә Аңардан кабул иткән юаныч белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарны юата алабыз. 5Без кичерә торган Мәсих газаплары арткан саен, Мәсих юанычларыбызны да артканнан арттыра бара. 6Газап чигәбез икән – ул сезнең юануыгыз һәм котылуыгыз өчен, юанабыз икән, ул сезнең юанычыгыз өчен булыр. Юанычыгыз исә без кичерә торган шул ук кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә. 7Сезнең хактагы өметебез нык, чөнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаһы биргән юанычны да уртаклашасыз.
8Имандашлар, Асия өлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм көч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да өметебезне югалткан идек. 9Без үзебезне үлемгә хөкем ителгәннәр кебек хис иттек. Бу үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянсыннар дип эшләнде. 10-11Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак. Безнең өчен кылган догаларыгыз белән сез дә безгә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына өмет баглыйбыз. Күп кешеләрнең ялварулары хакына безгә мәрхәмәт бүләк иткәне өчен, Аллаһыга күпләр рәхмәт укыйлар.
Паулның ниятен үзгәртүе
12Без шуның белән мактанабыз, вөҗданыбыз да аңа шаһитлык итә: дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, Аллаһыга яраклы итеп ихлас һәм намуслы эш иттек. Кылган эшләребез кешенең зирәклегеннән түгел, Аллаһы мәрхәмәтеннән. 13-14Без сез укый һәм аңлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде өлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип өмет итәм. Шулай итеп, Хакимебез Гайсә килер көнне без сезнең мактанычыгыз булгандай, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз.
15Шундый ышанычым булганга күрә, мин икеләтә фатиха алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга, 16аннары сезнең аша Македуниягә, Македуниядән тагын сезгә кайтырга җыендым. Аннан соң сезнең ярдәм белән Яһүдиягә барырмын дип уйлаган идем. 17Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, дөньяви фикер йөртүче кешедәй, бер үк вакытта «әйе, әйе» һәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме? 18Аллаһының тугрылыгы белән ант итәм, без сезгә бер үк вакытта «әйе» һәм «юк» дип әйтмибез. 19Мин, Силас һәм Тимутәй сезгә игълан иткән Аллаһы Углы Гайсә Мәсихтә бер үк вакытта «әйе» дә «юк» та булмый, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә. 20Аллаһының бөтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана бит, шуңа күрә без, Аллаһыны данлау өчен, «амин»не дә Аның аша әйтәбез. 21Ә безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, Аллаһы Үзе какшамаслык итә. Ул безне, майлап, Үз хезмәтенә билгеләде дә, 22мөһере белән тамгалап, безгә вәгъдәләнгәннәрнең ышанычлы дәлиле итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
23Аллаһыны шаһит итеп чакырам һәм тормышым белән ышандырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Көринткә килмәдем. 24Бу иманыгыз белән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куанычыгыз хакына без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чөнки иманыгыз нык.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015