1
II Көринтлеләргә хат 1:3-4
Изге Язма
TtrBBL
Шәфкать бирүче Атага, һәрьяктан юатучы Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасына дан! Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юата, шуңа күрә Аңардан кабул иткән юаныч белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарны юата алабыз.
Compare
Explore II Көринтлеләргә хат 1:3-4
2
II Көринтлеләргә хат 1:5
Без кичерә торган Мәсих газаплары арткан саен, Мәсих юанычларыбызны да артканнан арттыра бара.
Explore II Көринтлеләргә хат 1:5
3
II Көринтлеләргә хат 1:9
Без үзебезне үлемгә хөкем ителгәннәр кебек хис иттек. Бу үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянсыннар дип эшләнде.
Explore II Көринтлеләргә хат 1:9
4
II Көринтлеләргә хат 1:21-22
Ә безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, Аллаһы Үзе какшамаслык итә. Ул безне, майлап, Үз хезмәтенә билгеләде дә, мөһере белән тамгалап, безгә вәгъдәләнгәннәрнең ышанычлы дәлиле итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
Explore II Көринтлеләргә хат 1:21-22
5
II Көринтлеләргә хат 1:6
Газап чигәбез икән – ул сезнең юануыгыз һәм котылуыгыз өчен, юанабыз икән, ул сезнең юанычыгыз өчен булыр. Юанычыгыз исә без кичерә торган шул ук кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә.
Explore II Көринтлеләргә хат 1:6