YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 16

16
Иерусалимдәге иман итүчеләр өчен җыелган иганә
1Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. 2Мин яныгызга килгәч, иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә, хәленә күрә, табышының бер өлешен аерып куеп сакласын. 3Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен. 4Миңа да бару килешле булса, алар минем белән барырлар.
5Македуния аша узгач, мин яныгызга килермен. Мин Македуния аша барам бит. 6Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен яки, хәтта, кышны да үткәрермен, шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йөри алырсыз. 7Хәзер сезнең белән узып барышлый гына күрешергә теләмим бит, Раббы#16:7 Раббы – «Хакимебез» дип тә аңларга мөмкин. Грек телендәге төп нөсхәдә «Раббы» һәм «Хаким» бер сүз белән бирелә. насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда тукталырга өметләнәм. 8Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын, 9чөнки монда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү өчен, ишекләр киң ачылды миңа.
10Тимутәй яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чөнки ул да минем кебек Хаким эшләрен башкара. 11Шуның өчен һичкем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә көтәм.
12Апуллус имандашыбызга килгәндә исә, мин аның башка имандашлар белән яныгызга килүен бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.
Соңгы үгетләр һәм сәламнәр
13Уяу һәм көчле булыгыз, иманыгыз нык булсын, кыю эш итегез. 14Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
15Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, һәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар. 16Үзегезне шундыйларга, алар белән бергә хезмәт күрсәтүчеләр һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына да буйсындырыгыз. 17Мин Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр. 18Алар минем рухымны да, сезнең рухыгызны да тынычландырдылар. Мондыйлар сезнең хөрмәткә лаек.
19Асия өлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Өйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл һәм Прискиллә сезгә Хаким исеме белән кайнар сәлам тапшыра. 20Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
21Мин, Паул, үз кулым белән язып, сезгә сәлам җибәрәм. 22Кем Хакимебез Гайсәне яратмый, аңа каһәр төшсен. «Марана та#16:22 Марана та – арамей телендәге сүзләр. – Хаким, кил инде!»
23Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын. 24Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнең барыгыз белән бергә булсын.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in