YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 2

2
1Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килеп, мин купшы сүзләр белән яки зирәклек күрсәтеп сөйләмәдем. 2Яныгызда булганда, мин Гайсә Мәсихтән һәм нәкъ менә хачка кадакланган Мәсихтән башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым. 3Мин яныгызга көчсез, бик курыккан һәм калтыранган хәлдә килдем. 4-5Иманыгыз кешеләр акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләрендә түгел, Аллаһы Рухының кодрәтен күрсәтүдә иде.
Аллаһының зирәклеге
6Зирәклек турында инде без рухи яктан җитлеккәннәр арасында сөйлибез. Әмма ул хәзерге заман акылы яки бетүгә таба бара торган хәзерге заман хакимнәренең зирәклеге түгел. 7Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук даныбыз өчен билгеләнгән, ләкин яшерен серле зирәклеге турында сөйлибез без. 8Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә танымады. Әгәр танысалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде. 9Изге язмада болай дип язылган:
«Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен
һичбер күз күрмәгән, колак ишетмәгән,
һичбер кешенең йөрәге бу турыда уйлап карамаган»#2:9 Карагыз: «Ишагыйя», 64:4. .
10Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә. 11Кешедә булганны үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек үк, Аллаһыда булганны да Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.
12Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек. 13Болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. 14Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йөртергә мөмкин. 15Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем фикер йөртә алмый. 16Изге язмада:
«Раббыга киңәш бирү өчен,
Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?»#2:16 Карагыз: «Ишагыйя», 40:13.
– дип язылган. Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз#2:16 Соңгы җөмлә грек телендә сүзгә-сүз: Без исә Мәсихнең зиһененә ия. .

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in