YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 1

1
Сәламнәр һәм рәхмәт белдерү
1 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле булырга чакырылган Паул һәм Состенис имандаштан 2Мәсих Гайсә аша Аллаһыга багышланган, Аның изгеләре булырга чакырылган Көринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә, шулай ук һәр урында Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеменә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сәлам. Мәсих – аларның һәм безнең Хакимебез. 3Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
4Сезнең өчен Аллама һәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте. 5Мәсих Гайсәдә сез һәрнәрсәдә: сүздә һәм белемдә баедыгыз, 6шуның белән Мәсих хакындагы шаһитлыгыбыз сездә расланды. 7Шуңа күрә Хакимебез Гайсә Мәсихнең күренүен көткәндә, сезнең һичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады. 8Хакимебез Гайсә Мәсих килгән көндә кимчелексез булуыгыз өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр куәтләндерер. 9Сезне Үзенең Углы Хакимебез Гайсә Мәсих белән аралашып тору өчен чакырган Аллаһы ышанычлы.
Бердәмлектәге бүленешләр
10Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда төрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын. 11Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя өендәгеләрдән билгеле булды. 12Мин шуны күздә тотам: сезнең арагызда «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы#1:12 Кифас – Шимун Петернең икенче исеме. », «Ә мин – Мәсихнеке» дип сөйләүчеләр бар. 13Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнең өчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдыру йоласын үтәдегезме? 14Аллаһыга шөкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә суга чумдырмадым. 15Шуңа күрә беркем дә минем исемем белән суга чумдырылдыгыз дип әйтә алмас. 16Әйе, мин тагын Эстефәнәс өендәгеләрне суга чумдырдым, моннан башка янә кемне дә булса чумдырганымны хәтерләмим. 17Мәсих мине чумдыру өчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге
18Хач турындагы сүз һәлакәт юлындагылар өчен – акылсызлык, ә безнең, ягъни котылу юлындагылар өчен – Аллаһы кодрәте. 19Изге язмада: «Зирәкләрнең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын»#1:19 Карагыз: «Ишагыйя», 29:14. , – дип язылган бит. 20Зирәкләр кайда да канун белгечләре кайда? Бу заманның оста бәхәсчеләре кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдемени? 21Аллаһы Үзенең тирән акылы белән билгеләгәнчә, бу дөнья үзенең зирәклеге белән Аны танып белә алмады. Шуңа күрә, Ул ышанганнарны игълан ителә торган Яхшы хәбәрнең акылсызлыгы аша коткаруны мәгъкуль күрде. 22Яһүдиләр могҗизалар таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр. 23Без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдиләр өчен киртә, башка халыклар өчен – акылсызлык. 24Әмма Аллаһы чакырып алганнар өчен, яһүдиме ул, грекмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. 25Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «көчсезлеге» кешеләрнең көченнән күпкә көчлерәк бит.
26Имандашлар, исегезгә төшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрчә акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде. 27Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм көчлеләргә оят булсын өчен, дөнья акылсыз һәм көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды. 28Дөньяның мөһим саналганнарын юкка чыгару өчен, Ул дөньяның әһәмиятсезләрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды, 29шулай итеп, хәзер беркем дә Аллаһы алдында мактана алмый. 30Әмма хәзер Аллаһы аркасында сез Мәсих Гайсәдә. Ул безнең өчен Аллаһыдан килгән зирәклек булды, һәм Аның аша безгә хаклык, изгелек бирелә һәм без гөнаһлардан йолып алынабыз. 31Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын»#1:31 Карагыз: «Иремия», 9:24. .

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in