I Көринтлеләргә хат 3
3
Аллаһының хезмәттәшләре
1Имандашлар, мин Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек сөйли алмадым, дөньяви кешеләргә, Мәсих юлында имчәк бала сыман булганнарга сөйләгәндәй сөйләдем сезгә. 2Мин сезгә каты ризык түгел, сөт ашаттым, чөнки ул ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез, 3чөнки сез һаман да дөньяви яшисез. Әгәр арагызда көнләшү һәм ызгыш-талаш була икән, бу хәлдә сез дөньяви кешеләр түгелме һәм бу дөнья кешеләредәй эш итмисезме?! 4Берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез бу дөнья кешеләреннән ничек аерыласыз?
5Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм һәрберсенең Хаким тарафыннан бирелгән вазифасына карап, сез алар аркылы иман китердегез. 6Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. 7Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим. 8Утыртучы белән су сибүче – асылда бер, әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак. 9Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының кыры, Аның корылмасы.
10Мин Аллаһы мәрхәмәте белән акыллы төзүчедәй нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен. 11Һичкем инде салынган нигездән башкасын төзи алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих. 12Кем дә булса бу нигез өстенә алтыннан, көмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан төзесә, 13һәрберенең эше киләчәктә ачык күренәчәк, аны хөкем көне фаш итәчәк. Ул көн ут белән ачылыр да ут һәркемнең эшен сынар. 14Корылмасы утка чыдаган савап алачак. 15Ә корылмасы янган зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккандай котылачак.
16Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм үзегездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме? 17Аллаһы йортын җимергәннең үзен Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изге, ә ул йорт – сез.
18Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез үзен бу дөньяның акыл иясе дип саный икән, акыл иясе булу өчен, аңа иң элек акылсыз булырга кирәк. 19Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында акылсызлыктыр. Изге язмада:
«Аллаһы акыл ияләрен үзләренең үк хәйләләрендә
эләктереп ала»#3:19 Карагыз: «Әюб», 5:13. , –
дип язылган бит. 20Һәм тагын:
«Раббы акыл ияләренең уйларын белә:
алар файдасыз»#3:20 Карагыз: «Зәбур», 93:11. .
21Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын. Һәрнәрсә – сезнеке бит, 22Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дөньямы, тормышмы, үлемме, бүгенгеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке. 23Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015