1
Эфеслеләргә хат 2:10
Инҗил
ИНҖ2025
Без – Аллаһы бар кылган яңа кешеләр; Гайсә Мәсих аша без Аллаһы тәгаенләп куйган эшләрне башкарыр өчен яратылдык.
Compare
Explore Эфеслеләргә хат 2:10
2
Эфеслеләргә хат 2:8-9
Аллаһы сезне Үзенең мәрхәмәте белән, иманыгыз ярдәмендә коткарды, һәм бу сезнең үзегездән түгел, бу – Аның бүләгедер; котылу игелекле эшләр өчен бирелми, шуңа күрә беркем мактанмасын.
Explore Эфеслеләргә хат 2:8-9
3
Эфеслеләргә хат 2:4-5
Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте: безне, яман эшләребез аркасында үле булганнарны, Мәсихне терелткәндәй терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз!
Explore Эфеслеләргә хат 2:4-5
4
Эфеслеләргә хат 2:6-7
Мәрхәмәтенең чиксез байлыгын, Мәсих аша безгә кылган игелеген киләчәк гасырларда күрсәтер өчен, Гайсә Мәсихне үледән терелткән кебек терелтте Ул безне һәм күкләрдә Аның янәшәсеннән урын бирде.
Explore Эфеслеләргә хат 2:6-7
5
Эфеслеләргә хат 2:19-20
Димәк, сез инде чит һәм килмешәк түгел; сез – Аллаһының изге халкына милләттәшләр һәм Аның гаилә әгъзалары. Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелдегез сез; бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Гайсә Мәсих Үзе.
Explore Эфеслеләргә хат 2:19-20
Home
Bible
Plans
Videos