Дан-шөһрәткә бай булганга, Үз Рухының кодрәте белән Ул сезнең эчке дөньягызны ныгытсын, иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен дип дога кылам. Мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып, Аллаһының барлык изгеләре белән берлектә сез Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә һәм озынлыгына, биеклегенә һәм тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын, кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне танып белсен дип дога кылам. Әнә шулай Аллаһы сезнең тормышыгызны тулыландырыр.