YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 2

2
Үлемнән – тормышка
1Яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында сез үле идегез; 2элек сез бу гөнаһлы дөньяда кабул ителгән гадәтләр буенча һавадагы көчләрнең җитәкчесенә – Аллаһыга каршы килүчеләр белән идарә итүчегә, хәзер дә гамәлдә булган рухка буйсынып яшәдегез. 3Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм, тән нәфесенә ияреп, гөнаһлы табигатебезнең уй-теләкләренә буйсынып яшәдек; башкаларны көткән кебек безне дә Аллаһының ачуы көтә иде. 4Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте: 5безне, яман эшләребез аркасында үле булганнарны, Мәсихне терелткәндәй терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз! 6-7Мәрхәмәтенең чиксез байлыгын, Мәсих аша безгә кылган игелеген киләчәк гасырларда күрсәтер өчен, Гайсә Мәсихне үледән терелткән кебек терелтте Ул безне һәм күкләрдә Аның янәшәсеннән урын бирде. 8Аллаһы сезне Үзенең мәрхәмәте белән, иманыгыз ярдәмендә коткарды, һәм бу сезнең үзегездән түгел, бу – Аның бүләгедер; 9котылу игелекле эшләр өчен бирелми, шуңа күрә беркем мактанмасын. 10Без – Аллаһы бар кылган яңа кешеләр; Гайсә Мәсих аша без Аллаһы тәгаенләп куйган эшләрне башкарыр өчен яратылдык.
Мәсихтә берләшү
11Шуңа күрә хәтерегездән чыгармагыз: кеше кулы белән сөннәткә утыртылган һәм үзләрен «сөннәтле» дип атаучы яһүдиләр сезне, тумышыгыз белән мәҗүси булганнарны, «сөннәтсез» дип йөртә иде. 12Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдә нигезендәге килешүдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Алласыз яши идегез. 13Кайчандыр Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез – Гайсә Мәсихтә, Аның каны аша Аллаһыга якынайдыгыз.
14Үзенең үлеме белән Мәсих, безнең арадагы дошманлык киртәсен җимереп, ике яртыны бербөтен итеп берләштерде; 15әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә Канунны гамәлдән чыгарды; иминлек урнаштырып, бу ике төркемнән Үзендә яңа бер халык#2:15 …ике төркемнән яңа бер халык… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ике кешедән яңа бер кеше». бар кылды, 16Үзенең хачтагы үлеме белән ике арадагы дошманлыкны бетереп, ике якны да бер тәндә Аллаһы белән татулаштырды. 17Мәсих, килеп, Аллаһыдан ерак торганнарга да, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. 18Аның аша һәр ике якның, ягъни яһүдиләрнең дә, мәҗүсиләрнең дә бер үк Рух ярдәмендә Атабызга якынлашыр юлы бар. 19Димәк, сез инде чит һәм килмешәк түгел; сез – Аллаһының изге халкына милләттәшләр һәм Аның гаилә әгъзалары. 20Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелдегез сез; бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Гайсә Мәсих Үзе. 21Ул бөтен бинаны бер итеп тота, һәм бина Хуҗа-Хакимгә багышланган изге йорт булып күтәрелә бара. 22Мәсих аша башкалар белән бергә сез дә Аллаһы Рухы яши торган бина буларак корыласыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in