1
Маттай 26:41
Инҗил
ИНҖ2025
Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
مقایسه
Маттай 26:41 را جستجو کنید
2
Маттай 26:38
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде Ул аларга һәм
Маттай 26:38 را جستجو کنید
3
Маттай 26:39
читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кыла башлады: – И Атам! Әгәр мөмкин икән, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
Маттай 26:39 را جستجو کنید
4
Маттай 26:28
Бу – гөнаһлары кичерелсен дип күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул.
Маттай 26:28 را جستجو کنید
5
Маттай 26:26
Ашап утырган вакытта Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Маттай 26:26 را جستجو کنید
6
Маттай 26:27
Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды. – Һәммәгез эчегез, – диде.
Маттай 26:27 را جستجو کنید
7
Маттай 26:40
Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Менә, бер генә сәгать Минем белән бергә уяу тора алмадыгызмы? – диде.
Маттай 26:40 را جستجو کنید
8
Маттай 26:29
Сезгә әйтәм: Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.
Маттай 26:29 را جستجو کنید
9
Маттай 26:75
Шунда Петер Гайсәнең «әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дип әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде.
Маттай 26:75 را جستجو کنید
10
Маттай 26:46
Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
Маттай 26:46 را جستجو کنید
11
Маттай 26:52
– Кылычыңны кынына тыгып куй! – диде аңа Гайсә. – Кулына кылыч алган һәркем кылычтан һәлак булачак!
Маттай 26:52 را جستجو کنید
خانه
كتاب مقدس
برنامههای مطالعه
ویدیوها