YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 9

9
Аллаһының Исраил халкын сайлавы
1Мәсихче буларак, мин дөресен сөйлим, алдамыйм, Изге Рух белән бергә вөҗданым да моңа шаһит: 2кайгым зур минем, йөрәгем бертуктамый сызлана! 3Үземнең кардәшләрем, халкым урынына мин, Мәсихтән аерылып, каһәрләнгән килеш калырга риза булыр идем. 4Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, аларга Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде. 5Алар – ерак ата-бабаларыбыз токымы, Мәсих тә тумышы белән бу халыкныкы. Һәрнәрсәдән өстен булган Аллаһыга мәңге мактаулар яусын#9:5 Икенче җөмләне грек телендәге төп нөсхәдән болай да аңларга мөмкин: «Ул – һәрнәрсәдән өстен Аллаһы, Ул мәңге данлансын».! Амин.
6Әмма «Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады» дип әйтү дөрес булмас. Чөнки исраилиләрнең һәммәсе чын исраили түгел, 7Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Язмада «синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк» диелгән бит, 8ягъни табигый рәвештә туган балалар түгел, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары дип санала. 9Ә вәгъдә сүзе болай булган: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның углы туган булыр».
10Әле ул гына да түгел: ерак бабабыз Исхактан авырга калган Рәбика белән дә шулай була. 11-12Аның игезәк ике углы туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә эшләргә өлгергәнче үк Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк», – дип әйтелгән була. (Моның белән Аллаһының сайлавы игезәкләрнең эшләренә түгел, ә чакыручы Затка бәйле икәнлеге күрсәтелә.) 13Бу турыда Язмада болай дип әйтелгән: «Мин Ягъкубны яраттым, Эсауга исә нәфрәтләндем».
14Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Әлбәттә, гадел! 15Мусага Ул болай дигән:
«Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен;
кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын».
16Шуңа күрә Аллаһының сайлавы кешенең теләгенә яки тырышлыгына түгел, ә бәлки Аллаһының шәфкатенә бәйле. 17Язмада Аллаһы фиргавенгә болай ди: «Көч-кодрәтемне күрсәтер һәм исемем бөтен җир йөзендә танылсын өчен Мин сине бөек урынга утырттым». 18Аллаһы, димәк, теләгән кешесенә шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешесен үзсүзле итә.
Аллаһының ачуы һәм шәфкате
19Син миннән: «Шулай булгач, Аллаһы ничек итеп кемнедер гаепли ала? Аның ихтыярына кем дә булса каршы килә аламыни?» – дип сорарсың. 20И адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә кем соң син? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?» – дип әйтерме? 21Чүлмәкченең бер үк балчык кисәгеннән кыйммәтле савыт яисә гади чүлмәк ясарга хакы юкмыни?
22Аллаһы, бәлки, Үзенең ачуын күрсәтер һәм кодрәтен белдерер өчен һәлакәткә дучар ителгән «нәфрәт савытларына»#9:22 …«нәфрәт савытларына»… – Аллаһының ачуына һәм җәзасына дучар булган кешеләр. зур сабырлык белән түзеп торадыр? 23-24Ул моны, бәлки, Үзенең данын уртаклашырга әзерләгән «шәфкать чүлмәкләренә» шөһрәтенең нинди мул икәнен күрсәтү өчен эшләгәндер? Без – әнә шул «шәфкать чүлмәкләре». Ул безне яһүдиләрдән генә түгел, башка халыклардан да чакырып алды. 25Һошея китабында язылганча, Аллаһы бу турыда болай дигән:
«Халкым булмаганны Үз халкым дип,
сөекле булмаганны сөеклем дип атармын».
26«Һәм „сез Минем халкым түгел“,
дип әйтелгән урында
аларны тере Аллаһының балалары дип атарлар».
27Ишагыйя пәйгамбәр исә Исраил хакында болай дип белдергән:
«Исраилиләрнең саны диңгез буендагы ком бөртегедәй күп булса да,
аларның бик азы котылыр;
28чөнки Раббы җир йөзен тәвәккәллек белән,
тиз арада хөкемгә тартыр».
29Ишагыйя алдан күреп әйткәнчә:
«Күкләр Хуҗасы Раббы безгә нәсел калдырмаса,
без Сәдүм каласы сыман булыр,
Гамура каласына охшар идек».
Исраил халкы һәм Яхшы хәбәр
30Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклануга иреште. Бу аклану иман аша килде. 31Исраилиләр исә Канунны үтәү аша аклану табарга омтылса да, моңа ирешә алмады. 32Ни өченме? Чөнки алар иманга түгел, эш-гамәлләргә таяндылар; шуңа күрә «ташка» абындылар. 33Бу турыда Язмада болай дип әйтелә:
«Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш,
алар абынып егылачак бер кыя куям,
әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in