YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 8

8
Рух буенча яшәү
1Шулай итеп, Гайсә Мәсихнеке булганнарга хәзер хөкем карары янамый, 2чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Гайсә Мәсих аша сине#8:2 …сине… – кайбер борынгы кулъязмаларда: «мине». гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте. 3Кешенең табигате көчсез булганга, Канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды – табигатебездәге гөнаһны юк итәр өчен Ул, Үз Углына гөнаһлы кешеләргә охшаш тән биреп, Аны дөньяга юллады. 4Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә – табигатебез буенча түгел, ә бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә – гамәлгә ашсын өчен эшләде.
5Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – нәфесләре буенча, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләр Рух теләге буенча фикер йөртә. 6Шул гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләрнең фикерләре аларны үлемгә китерә, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләрнең фикерләре аларга тормыш һәм тынычлык бирә. 7Шуңа күрә гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – Аллаһының дошманы, чөнки алар Аның канунын санламыйлар һәм санлый да алмыйлар. 8Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар.
9Әмма сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез гөнаһлы табигатегезгә түгел, Рухка буйсынып яшисез. Әгәр кемдәдер Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. 10Күңелегездә Мәсих яши икән, тәнегез гөнаһ аркасында үле булса да, Аллаһы сезне аклаганга күрә, Рух сезгә тормыш бирә. 11Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһы Рухы сездә яши икән, Мәсихне үледән терелткән Аллаһы Үзенең сездә яшәүче Рухы белән фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
12Шуңа күрә, имандашлар, без гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәргә тиеш түгелбез. 13Гөнаһлы табигатегезне кайгыртып яшәсәгез – үләчәксез. Ә инде аның гамәлләрен Рух кодрәте белән үтерәсез икән – яшәячәксез. 14Күңелендә Аллаһы Рухы булган кешеләрнең һәммәсе – Аллаһы балалары. 15Чөнки сез куркып яшәргә мәҗбүр итүче коллык рухын түгел, ә бәлки Аллаһы балалары дип саналырга мөмкинлек бирүче Рухны алдыгыз. Шуңа күрә Аллаһыга без Рух аша: «И газиз Атам!#8:15 И газиз Атам! – грек телендәге төп нөсхәдә әлеге сүз («Абба») арамей телендә бирелгән.» – дип мөрәҗәгать итәбез. 16Аллаһы Рухы безнең рухыбыз белән бергә безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. 17Әгәр без Аллаһы балалары икән, димәк, Аның варислары да һәм без Аның мирасын Мәсих белән бергә кабул итәбез. Мәсих белән бергә михнәт кичерәбез икән, Аның дан-шөһрәтен дә уртаклашачакбыз.
Аллаһы балаларын көткән дан
18Мин болай уйлыйм: безнең хәзер кичергән вакытлы газапларыбыз киләчәктә без ия булачак дан-шөһрәт белән чагыштырганда бернигә тормый. 19Аллаһы Үз балаларын дөньяга танытачак көнне бөтен әһле җиһан түземсезлек белән көтә. 20-21Чөнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки буйсындыручы Затның ихтыяры буенча мәгънәсез тормышка дучар ителгән иде. Әмма Аллаһы балаларының данына һәм азатлыгына ия булу өчен, Аллаһы бар иткән һәркемнең фанилык коллыгыннан котылу өмете бар.
22Аллаһы тарафыннан яратылган һәр мәхлукның әлегәчә сыкрануын һәм бала тапкан хатындай газаплануын без беләбез. 23Хәер, алар гына түгел, Аллаһы бүләкләренең тәүгесен, ягъни Изге Рухны кабул иткән без дә тулы мәгънәдә Аллаһы балалары булуыбызны – тәнебезнең йолып алынуын түземсезлек белән көтеп эчтән генә сыкранабыз. 24Без шул өмет белән котылдык та. Әгәр өметебез гамәлгә ашкан булса, өметләнүнең кирәге булмас иде. Өметенең гамәлгә ашуын күрсә, кеше нигә өметләнеп торсын инде? 25Ә менә күзебезгә күренмәгән нәрсәне өмет итәбез икән, без аны сабырлык белән көтәбез.
26Шулай ук Рух та безгә ярдәмгә килә: без көчсез һәм нәрсә турында дога кылырга кирәклеген белмибез, сүз белән әйтеп бирә алмаслык көрсенүләр ярдәмендә безнең өчен Рух Үзе ялвара. 27Йөрәгебездә нәрсә ятканны белүче Аллаһыга Рухның теләге мәгълүм, чөнки Аллаһы сайлаган бәндәләр өчен Рух нәкъ Аллаһы Үзе теләгәнчә ялвара.
28Белгәнебезчә, Аллаһыны яратучыларга, ягъни Аның нияте буенча чакырып алынган кешеләргә бар нәрсә файдага гына#8:28 Бу аятьне грек телендәге төп нөсхәдән болай да аңларга мөмкин: «Белгәнебезчә, Аллаһы Үзен яратучыларга, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын өчен, һәрнәрсәдә алар белән бергә эш итә».. 29Аллаһы Үзе сайлаган кешеләрне Үз Углына охшаш булырга алдан билгеләп куйган. Шул рәвешле, Гайсә күп санлы кардәшләре арасында беренче бала булган да инде. 30Аллаһы кемнәрне алдан билгеләгән булса, шуларны чакырган; кемнәрне чакырса, шуларны аклаган; кемнәрне акласа, шуларга дан-шөһрәт биргән.
Аллаһының Гайсә Мәсих аша күрсәткән мәхәббәте
31Әйтелгәннәргә өстәп тагын ни дияргә? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала? 32Аллаһы, Үз Углын кызганмыйча, Аны барыбыз хакына биргән икән, калган бар нәрсәне Углы белән бергә безгә бүләк итәр түгелме? 33Аллаһы тарафыннан сайланган адәмнәрне һичкем гаепли алмас, чөнки аларны Аллаһы Үзе аклый; 34аларны һичкем хөкем итә алмас, чөнки үлеп кабат терелгән һәм Аллаһының уң ягыннан урын алган Гайсә Мәсих Үзе безнең өчен Аллаһыга ялвара. 35Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәт яки газапмы, эзәрлекләү, ачлык яки ялангачлыкмы, хәвеф яки кылычмы? 36Язмада болай дип әйтелгән:
«Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар,
безне сугым сарыклары итеп күрәләр».
37Әмма безгә мәхәббәт күрсәтүче Затның ярдәме белән боларның һәммәсен тулысынча җиңеп чыгабыз. 38Иманым камилдер: ни үлем, ни яшәү, ни фәрештәләр һәм күктәге көчләр, ни хәзергесе, ни киләчәктә булачак нәрсәләр, ни кодрәтлеләр, 39ни югарыдагылар, ни түбәндәгеләр – бар кылынган нәрсәләрнең берсе дә безне Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы күрсәткән мәхәббәттән аера алмас.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in