YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 10

10
1Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам. 2Мин шаһитмын: алар ихлас күңелдән Аллаһы ихтыярын үтәргә телиләр, ләкин аларның теләге дөрес аңлауга нигезләнмәгән. 3Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын аңламаганга, алар, үзләре уйлаганча акланырга тырышып, Аның хаклык юлына буйсынмыйлар. 4Мәсих Канунга чик куйды, шунлыктан иманы булган һәр кеше хәзер Аллаһы тарафыннан акланган санала.
Котылу бөтен кеше өчен
5Канун кушканны үтәп Аллаһы күңеленә хуш булу турында Муса болай дип язган: «Канун таләпләрен үтәгән кеше шул таләпләр ярдәмендә яшәячәк». 6Ә иман аша аклану турында болай диелгән: «Үзеңнән „күккә кем күтәрелер?“ дип сорама (ягъни Мәсихне алып төшәр өчен), 7„упкынга кем төшәр?“ дип тә сорама (ягъни Мәсихне үлеләр дөньясыннан алып чыгар өчен)». 8Язмада ничек әйтелгән соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда – телеңдә һәм күңелеңдә» диелгән. Бу – без игълан итә торган иман турындагы сүз. 9Гайсәне Хаким#10:9 Хаким – бу сүзне биредә «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. дип танысаң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң – котылачаксың. 10Чын күңелдән иман итү – аклануга, ә иман итүеңне телең белән тану котылуга китерә. 11Язмада «Аңа ышанган кеше оятка калмас» дип әйтелгән. 12Монда яһүдиләр белән башка халыклар арасында аерма юк, чөнки барыбызның да Раббысы – бер үк, Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт. 13Язмада әйтелгәнчә, «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
14Әмма Аңа ышанмаучылар ничек Аңа мөрәҗәгать итә алырлар икән? Аның хакында ишетмәгән килеш ничек Аңа иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? 15Хәбәр итәргә кемнедер җибәрмәсәләр, ничек итеп әлеге хәбәрне җиткерерләр? Язмада болай дип әйтелгән: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!»
16Әмма Яхшы хәбәрне кабул итмәүчеләр дә булды. Ишагыйя болай дигән бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?» 17Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, Мәсих турындагы сүз аша килә. 18Әмма мин, Исраил халкы бу хәбәрне әллә ишетмәде микән, дип сорыйм. Ишетте, әлбәттә, чөнки Язмада бит әйтелгән:
«Аларның тавышы бөтен җир йөзенә таралды,
сүзләре дөнья чигенә барып җитте».
19Кабатлап сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Бу турыда, Аллаһы сүзләрен китереп, әле Муса әйткән була:
«Халык дип атап булмаган кешеләр аша сезнең көнчелекне уятырмын,
томана бер халык аша ачуыгызны кузгатырмын».
20Ишагыйя исә Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйткән:
«Мине эзләмәгәннәр Мине тапты,
Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем».
21Ә Исраил халкы турында Аллаһы болай ди: «Тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка Мин көне буе кулларымны сузып тордым».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in