Римлыларга хат 13
13
Хакимияткә буйсыну
1Һәркем хакимияткә буйсынырга тиеш, чөнки Аллаһы куймаган хакимият юк, идарә итүче һәрбер хакимият Аллаһы тарафыннан билгеләнә. 2Хакимияткә каршы чыгучы, димәк, Аллаһы карарына каршы чыга, ә каршы чыгучылар үзләрен хөкемгә дучар итә. 3Яхшылык эшләүче өчен җитәкчеләр куркыныч түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. 4Аллаһы хезмәтчесе булган җитәкче синең мәнфәгатеңне кайгыртыр өчен куелган. Инде яманлык кыласың икән – курык! Ул юкка гына кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларга төшкән Аллаһы ачуын гамәлгә ашыручы ул. 5Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗданың саф булсын өчен башлыкларга буйсынырга кирәк.
6Менә шуның өчен сез салым түлисез дә инде, чөнки алар үз вазифаларын үтәп Аллаһыга хезмәт итәләр. 7Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым түләргә тиеш булганнарына – салым түләгез, имана бирергә тиеш булганнарына – имана бирегез, куркырга тиеш булган кешеләрдән – куркыгыз, хөрмәткә лаеклыларны хөрмәт итегез.
Бер-берегезне яратыгыз
8Бер-берегезне яратудан тыш беркемгә бернәрсә белән бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яраткан кеше Канун таләпләрен үтәгән була. 9«Зина кылма», «кеше җанын кыйма», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигәнне аңлаталар. 10Якынын сөйгән кеше аңа зыян китерми, шуңа күрә мәхәббәт ул – Канун таләпләренең үтәлүе. 11Әлеге әмерләрнең бөтенесен үтәгез, чөнки нинди заманда яшәвегезне беләсез.
Инде безгә йокыдан уяныр сәгать җитеп килә, чөнки без иман китергән вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак. 12Төн үтеп бара, көн туарга җыена. Инде караңгы эшләребезне читкә куеп, яктылыкны корал итик. 13Сыйлану һәм эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш һәм көнчелекне калдырып, үзебезне көн яктысындагы сыман әдәпле тотыйк. 14Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, гөнаһлы табигатегезгә буйсынып яшәүдән туктагыз.
Currently Selected:
Римлыларга хат 13: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: