Римлыларга хат 12
12
Гайсә Мәсихтә яңа тормыш
1Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате хакына ялварып сорыйм: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Аллаһыга бу сезнең чын гыйбадәтегез булыр. 2Бу дөньяның яшәү рәвешенә җайлашмагыз, зиһенегезне яңартып, сезне Аллаһы үзгәртсен, шул чагында Аның сездән нәрсә теләвен, Аның өчен нәрсәнең яхшы, яраклы һәм камил икәнен аңларсыз.
3Аллаһы миңа күрсәткән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез турында булганыннан артыгын уйламагыз. Аллаһы тарафыннан никадәр иман бирелгән булса, үзегез турында шуннан чыгып фикер йөртегез. 4Әйтик, тәнебезнең әгъзалары күп булса да, аларның һәркайсы үз вазыйфасын башкара. 5Без дә шулай: күп булсак та, Мәсих белән бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә бер-беребезгә бәйле әгъзалар. 6Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләтләребез дә төрле: кемгәдер пәйгамбәрлек сәләте бирелгән икән – иманына күрә пәйгамбәрлек итсен; 7имандашларына хезмәт күрсәтү сәләте бирелгән икән – хезмәт күрсәтсен; өйрәтү сәләте бирелгән икән – өйрәтсен; 8башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән икән – күтәрсен; үзенекен башкалар белән уртаклаша икән – юмарт уртаклашсын; җитәкче икән – тырышып җитәкчелек итсен; шәфкать иясе икән – сөенеп шәфкать күрсәтсен.
9Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз. 10Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, башкаларны үзегезгә караганда ныграк ихтирам итегез. 11Тырышлыгыгызны киметмичә, Изге Рух белән янып Хакимебез Гайсәгә хезмәт итегез. 12Өметегез сезгә шатлык китерсен; михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз; 13мохтаҗлык кичергән имандашларыгыз белән уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. 14Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; фатиха сорагыз, каргамагыз. 15Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне бик акыллы санамагыз; 17берәүнең дә яманлыгына яманлык белән кайтармагыз. Барча кеше алдында яхшы гамәлләр генә кылыгыз. 18Әгәр мөмкин булса, хәлегездән килгәнчә бөтенесе белән дә тату яшәгез. 19И кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Язмада әйтелгәнчә, Раббы: «Үч алу – Минем эш, җәзасын Үзем биремен», – дигән. 20Алай гына да түгел, Язмада: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, сусаган булса – су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең#12:20 …аның башына утлы күмер өярсең… – бу сүзләр «син аны оялтырсың» дигән мәгънәгә ия.», – диелгән.
21Явызлык сине җиңмәсен, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.
Currently Selected:
Римлыларга хат 12: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: