Римлыларга хат 14
14
Ни өчен имандашыңны гаеплисең
1Иманы саерак кешене, фикерләре турында бәхәсләшмичә, үз арагызга кабул итегез. 2Әйтик, кемдер бар нәрсәне ашарга ярый дип уйлый, иманы саерак кеше исә яшелчә генә ашый. 3Бар нәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаган кешегә кимсетеп карамасын, нәрсәнедер ашамаучы да ашаучыны гаепләмәсен, чөнки Аллаһы аны да кабул иткән. 4Икенче берәүнең хезмәтчесен гаепләргә кем әле син?! Үз хуҗасы каршында ул басып торырга да, егылырга да мөмкин. Егылса да, торып басачак, чөнки аны аягына бастырырга Хакимебезнең#14:4 Хакимебез – бу сүзне биредә «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. (14:6 да шул ук мәгънәдә). кодрәте җитәрлек.
5Кемдер кайсыдыр бер көнне башка көннәрдән мөһимрәк дип исәпли, ә кемдер өчен бөтен көннәр дә бертөрле. Һәркем үз фикерендә торсын. 6Көннәрнең берсе икенчесеннән мөһимрәк дип санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Кеше нәрсәдер ашаса да, Хакимебез хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше дә моны Хакимебез хакына эшли һәм Аллаһыга шөкер итә. 7Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит. 8Әгәр яшибез икән – Хакимебез өчен яшибез, үләбез икән – Хакимебез өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке. 9Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләрнең һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде. 10Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны гаеплисең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкеме алдына барып басарбыз. 11Язмада болай дип әйтелгән:
«Мәңге тере булуым хак булган кебек,
һәрбер тез Минем алда чүгәчәк,
һәрбер тел Миңа мактау яудырачак, – ди Раббы».
12Безнең һәркайсыбыз Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк.
Имандашыгызны юлдан яздырмагыз
13Шуңа күрә бер-беребезне гаепләүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра яки гөнаһка этәрә торган гамәлләр кылмаска тырышыгыз. 14Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә, бер нәрсә дә үзеннән-үзе нәҗес түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса нәҗес дип уйласа, ул нәрсә аның өчен нәҗес була. 15Әгәр ашаган ризыгың имандашыңны борчуга сала икән, димәк, син аны яратмыйсың. Ризыгың белән кешене харап итмә, Мәсих аның хакына да үлгән бит. 16Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне башкаларның мәсхәрә итүенә юл куймагыз. 17Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биргән хаклык, иминлек һәм шатлыктан гыйбарәт. 18Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһының ризалыгын таба һәм кешеләр тарафыннан хуплана.
19Шулай булгач, татулыкка һәм бер-беребезне иманда ныгытуга омтылыйк. 20Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма үзең ашаган ризык белән башка берәүне абындыру яхшы түгел. 21Ит ашамавың, шәраб эчмәвең һәм имандашыңның иманын зәгыйфьләндерүче гамәлләр кылмавың яхшырак булыр. 22Бу турыдагы фикерләреңне күңелеңдә саклап тот, аларны бары тик Аллаһы гына белсен. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен гаепләмәүче кеше бәхетледер. 23Әгәр кем дә булса берәр ризыкны ашарга ярыймы, юкмы дип шикләнеп ашаса, гаепле саналыр, чөнки бу гамәле иманы буенча эшләнми, ә иман буенча эшләнмәгән һәр нәрсә – гөнаһ.
Currently Selected:
Римлыларга хат 14: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: