Римлыларга хат 11
11
Аллаһының Үз халкын кире какмавы
1Шулай итеп, мин сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Әлбәттә, юк! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән – Беньямин ыругына караган исраили. 2Аллаһы әүвәлдән үк сайлап алган Үз халкын кире какмады. Әллә сез бу турыда Язмада нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкыннан зарланып, Ильяс пәйгамбәр Аллаһыга менә нәрсә дигән: 3«Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр». 4Аллаһы аңа нинди җавап биргән соң? «Ялган илаһ Багал алдында тез чүкмәгән җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым», – дигән. 5Аллаһының мәрхәмәте белән сайланган кешеләр күп булмаса да, алар хәзер дә бар. 6Аллаһы аларны эшләренә карап түгел, Үзенең мәрхәмәте буенча сайлаган, юкса мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде.
7Димәк, ничек була инде? Исраил халкы үзенең теләгенә ирешмәде; сайланганнары гына иреште, башкалары исә туң күңеллегә әйләнде. 8Язмада әйтелгәнчә:
«Аллаһы аларны, йокыга талдырып,
шушы көнгә кадәр күзләре күрмәс,
колаклары ишетмәс итте».
9Давыт та болай дигән:
«Аш табыны алар өчен тозак һәм ятьмә,
киртә һәм җәза булсын.
10Күзләре томаланып күрмәс булсын,
аркалары гомер буена бөкрәйгән килеш калсын».
Башка халыкларның котылуы
11Шулай булгач, сорыйсым килә: әллә исраилиләр бөтенләйгә ятып калырлык итеп абындылармы? Әлбәттә, юк! Аларның абынулары башка халыкларга котылу алып килде, шунлыктан исраилиләрнең көнчелеге кузгалды. 12Абынулары – дөньяга, югалтулары башка халыкларга фатиха бирсә, Аллаһыга кайтулары аларны күпкә фатихалырак итәчәк.
13Сезгә, яһүди булмаган халыкларга әйтәм: башка халыклар янына җибәрелгән рәсүл буларак, үз хезмәтемне мин югары бәялим һәм, 14үз халкымда сезгә карата көнчелек уятып, аларның кайберләрен булса да коткара алуыма өметләнәм. 15Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырган икән, Аллаһы тарафыннан аларның кабул ителүе үлемнән яшәүгә күчү булмасмы? 16Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер; тамыр изге икән, ботаклар да изге.
17Әгәр зәйтүн агачының кайбер сынган ботаклары урынына сине – кыргый зәйтүн ботагын ялгап, син шул агачның тамырыннан туена башлагансың икән, 18башка ботаклар алдында масайма. Масайсаң, шуны онытма: тамырны син түгел, тамыр сине тотып тора. 19Бәлки, син: «Ботакларның кайберләрен мине ялгар өчен сындырдылар», – дип әйтерсең. 20Дөрес, аларны иман китермәгән өчен сындырдылар, ә сине алар урынында иман итүең тотып тора. Шуңа күрә кәпрәймә, киресенчә, сак бул! 21Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, кара аны, сине кызганыр микән? 22Шулай икән, хәтереңдә тот: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Юлдан язганнарга карата Ул кырыс; әгәр инде Аның игелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр, юкса син дә кисеп ташланырсың. 23Әмма юлдан язганнар ышанмаучы булып калмаса, яңадан ялганыр, чөнки Аллаһы яңадан ялгарга кодрәтледер. 24Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигый булмаганча ялгангансың икән, сынган ботакларны яңадан үз агачына ялгау Аллаһыга күпкә җиңелрәк!
Исраил халкының котылуы
25Имандашлар, үзегезне булганыннан акыллырак санамас өчен, менә бу серне белүегезне телим: башка халыкларның билгеле бер саны Аллаһыга иман китергәнче, исраилиләрнең үҗәтләнүе дәвам итәчәк. 26Шуннан соң, Язмада әйтелгәнчә, бөтен Исраил халкы котылачак:
«Сионнан Коткаручы килер
һәм Ягъкуб токымын бозык эшләреннән азат итәр.
27Мин аларның гөнаһларын кичерермен,
һәм бу аларга биргән вәгъдәм булыр».
28Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр – сезнең хакка Аллаһының дошманнары, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала. 29Чөнки Аллаһының бүләкләре кайтарып алынмас, чакыруы үз көчен югалтмас. 30Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмавы аркасында Аллаһының шәфкатенә ия булдыгыз. 31Сезгә күрсәтелгән шәфкать аларга да күрсәтелсен өчен, инде хәзер алар да буйсынмас булдылар. 32Ахырдан барысына да Үзенең шәфкатен күрсәтер өчен, Аллаһы бар кешене буйсынмас итте.
33Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме ничек тирән!
Карарлары акыл ирешмәслек,
юллары аңламаслык!
34«Раббының зиһененә кем төшенгән?
Кем киңәшче булган Аңа?»
35«Кем Аллаһыга нәрсәдер биреп,
Аллаһы аңа бурычлы булып калган?»
36Бар нәрсә Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен. Аңа мәңгегә дан булсын! Амин.
Currently Selected:
Римлыларга хат 11: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: