Филиппуйлыларга хат 2
2
Мәсихнең күндәмлеге
1Әгәр Мәсихтә булуыгыз күңелегезне күтәрә, Аның мәхәббәте сезгә юаныч бирә, әгәр Рух ярдәмендә аралашасыз һәм күңелегездә мәрхәмәт, шәфкать яши икән, 2шатлыгымны тулыландырып, бер-берегезне ихлас яратыгыз, фикерегез, максатыгыз һәм ниятегез бер булсын. 3Үз файдагызны кайгыртып, дан-шөһрәт артыннан кумагыз, киресенчә, күндәм булып, башкаларны үзегездән өстенрәк күрегез. 4Һәрберегез үзен генә түгел, башкаларны да кайгыртсын.
5Фикер йөртүегез Гайсә Мәсихнекедәй булсын.
6Табигате белән илаһи булса да,
Аллаһыга тиң булуын Ул күрсәтергә омтылмады,
7бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты –
кеше табигате алып,
кол кебек булды.
Кеше кыяфәтендә яшәп,
8Үзен түбән куйды
һәм хачтагы үлеменә кадәр
Аллаһыга күндәм булды.
9-11Шуңа күрә күктә, җирдә һәм
җир астында булганнарның һәммәсе
Гайсә исеме алдында тез чүксен,
һәм Атабыз Аллаһының даны өчен
һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким буларак танысын дип,
Аллаһы Аны барысыннан югарырак күтәрде,
Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.
Күктәге йолдызлар кебек җемелдәп торыгыз
12Газиз дусларым, мин яныгызда чакта сез тыңлаучан идегез, ә хәзер, яныгызда булмаганда, сез бигрәк тә шундый булырга тиеш. Котылуыгыз хакына куркып һәм тетрәнеп хезмәтегезне ахыргача дәвам итегез, 13чөнки Аллаһы Үз ихтыяры белән теләгегезне уята һәм сезне гамәл кылырга да этәрә. 14Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз. 15-16Әнә шулвакыт азгын һәм бозык кешеләр арасында сез гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә Тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәп торыгыз. Шул очракта, Мәсих килгән көнне мин, тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип, горурлана алырмын. 17Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп үз җанымны фида кылсам да, мин куанырмын һәм сезнең барыгыз белән шатлыгымны уртаклашырмын. 18Минем белән бергә сезнең дә куануыгызны һәм шатлануыгызны теләр идем!
Тимутәй һәм Эпафрудит турындагы хәбәрләр
19Сездән хәбәр алсам, күңелем күтәрелер иде. Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән сезнең янга Тимутәйне җибәрермен дип ышанам. 20Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы бүтән беркемем юк. 21Башкалар Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләрен кайгырталар. 22Тимутәйнең ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул, үзенең атасы белән хезмәт башкаручы угылдай, Яхшы хәбәр таратуда минем белән бергә бик тырышып эшләде. 23Шуңа күрә, минем белән ни-нәрсә буласы ачыклангач та, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм. 24Хакимебез кушып, үзем дә тиздән сезгә килермен дип ышанам.
25Ярдәмгә мохтаҗ чагымда сез минем янга җибәргән имандашым, хезмәттәшем, көрәштәшем Эпафрудитны кире кайтарырга кирәк дип саныйм, 26чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, авыруы турындагы хәбәрне ишетүегезне белеп, бик борчыла. 27Дөрестән дә, ул үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы, кайгым өстенә кайгы булмасын өчен, аңа гына түгел, миңа да мәрхәмәт күрсәтте. 28Шулай булгач, аны яңадан күреп куанырсыз, минем дә бер борчуым кимер дип, аны тизрәк кайтарып җибәрү ягын карыйм. 29Хаким Гайсәгә инанган имандашыгыз буларак, аны зур куаныч белән кабул итегез – аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез! 30Сез ярдәм итә алмаганга, ул, гомерен куркыныч астына куеп, миңа булышты һәм Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды.
Currently Selected:
Филиппуйлыларга хат 2: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025