Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз. Әнә шулвакыт азгын һәм бозык кешеләр арасында сез гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә Тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәп торыгыз. Шул очракта, Мәсих килгән көнне мин, тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип, горурлана алырмын.