Филиппуйлыларга хат 3
3
Мәсих барысыннан да бөегрәк
1Шулай итеп, имандашларым, Хакимебез Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Бер үк нәрсә турында сезгә кат-кат язу миңа мәшәкать тудырмый, ә сезне бу күп бәлаләрдән саклар.
2Этләрдән – яманлык кылучы кешеләрдән сакланыгыз! Әгъза бозучылардан#3:2 Әгъза бозучылардан… – биредә, котылу өчен сөннәтле булу шарт, дип өйрәтүче ялган остазлар күздә тотыла. сакланыгыз! 3Чын сөннәтлеләр – без ул, тәндәге тамгага таянучылар түгел, чөнки Аллаһыга Рух кушканча гыйбадәт кылабыз һәм Гайсә Мәсихнеке булуыбыз белән горурланабыз. 4Хәер, мин ул тамгага да таяна алыр идем. Әгәр кемдер тәнендәге тамгага таянырга уйласа, моның өчен минем сәбәбем күбрәк: 5мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын; Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри#3:5 Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы. ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем мин. 6Бар гайрәтемне җигеп Мәсих бердәмлеген эзәрлекләдем, ә инде Канун таләпләрен үтәү буенча миңа тел-теш тидерерлек түгел иде.
7Элек үзем өчен табыш дип санаган нәрсәләрнең хәзер мин Мәсих ярдәмендә файдасыз булуын аңладым. 8-9Алай гына да түгел, Хакимем Гайсә Мәсихне танып белүне бердәнбер кыйммәтле табыш дип, мин бар нәрсәдән баш тарттым, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәпли башладым. Минем хаклыгым Канунны үтәүгә түгел, ә бәлки Мәсихкә булган иманыма, Аллаһыдан килгән хаклыгыма нигезләнә. 10Мин Мәсихнең Үзен һәм Аны үледән терелткән кодрәтне белергә, Ул кичергән газапларны кичерергә, үлемдә Аңа охшарга телим. 11Шул чакта мин үледән терелүгә ирешә алырмын дип өметләнәм.
Максатка ирешергә омтылу
12Мин инде боларның барысына ирештем яки инде камил кеше булдым, дип әйтә алмыйм, әмма Гайсә Мәсих мине ни өчен сайлаган булса, шуңа омтылырга тырышам. 13-14Имандашлар, мин инде теләгәнемә ирештем дип санамыйм, Аллаһы чакыруына җавап итеп, Гайсә Мәсих аша бирелгән бүләккә ия булыр өчен үткәннәрне онытып алга карап яшим. 15Димәк, рухи камиллеккә ирешкән барыбыз да шул рәвешле фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез нәрсәдер турында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы сезгә моны да ачып бирер. 16Тормышыбызда нәрсәгә ирешкән булсак, шул рәвешчә фикер йөртергә тиешбез.
17Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. 18Мин сезгә сөйләгән идем инде, хәзер исә күз яшьләрем белән кабатлыйм: бик күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр. 19Аларның ахыры – һәлакәт, илаһы – карын, алар оят нәрсәләр белән горурлана, дөньялыкны гына кайгыртып яши. 20Безнең ватаныбыз исә күкләрдә, Коткаручыбызның – Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүен дә без шуннан көтәбез. 21Ул безнең зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм бар нәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык кодрәте белән Үзенең шөһрәтле тәненә охшаш итәр.
Currently Selected:
Филиппуйлыларга хат 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025