Марк 5
5
Гайсәнең җенле кешене савыктыруы
(Маттай 8:28-34; Лүк 8:26-39)
1Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар. 2-3Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәләр#5:2-3 …кабер-мәгарәләр… – яһүдиләр мәетне тауда тишеп ясалган кабер-мәгарәләргә куйганнар. арасыннан Аның каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше зиратта яшәгән. Аңа беркемнең көче җитмәгән, хәтта чылбырлар да ярдәм итә алмаган. 4Аның аяк-кулларын берничә тапкыр бәйләп куйганнар, әмма ул һәрвакыт чылбырны өзгән, богауларны ваткан; аны тыярга беркемнең хәленнән килмәгән. 5Ул шулай көне-төне бертуктаусыз кычкырып, ташларга бәргәләнеп каберләр арасында һәм тауларда йөргән.
6Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм йөгереп килеп Аның аягына егылды да:
7– Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырып җибәрде, 8чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә «явыз рух, чык бу адәмнән!» дип боерган иде.
9– Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән.
– Минем исемем Гаскәр#5:9 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме., чөнки без бик күп, – дип җавап бирде теге 10һәм үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенде.
11Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
12– Без әнә шул дуңгызлар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.
13Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
14Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын күрергә дип, 15Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр өере булган кешенең өстенә киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, шомланып калдылар. 16Җен кагылган адәм һәм дуңгызлар белән ни булганын күргән кешеләр бу хакта сөйләгәннән соң, 17җирле халык Гайсәнең әлеге төбәктән китүен үтенә башлады.
18Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән бергә китәргә рөхсәт сорады. 19Әмма Гайсә риза булмады:
– Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.
20Әлеге кеше, китеп, Гайсә аның өчен нәрсә эшләгәнне Ун калада сөйләп йөрде; аны һәркем таң калып тыңлады.
Гайсәнең авыру хатынны һәм үле кызны терелтүе
(Маттай 9:18-26; Лүк 8:40-56)
21Гайсә, көймәгә утырып, яңадан күлнең аръягына чыккач, яр буена – Аның янына тагын бик күп халык җыелды. 22Гыйбадәтханә башлыкларыннан Яһир исемле берәү, Гайсәне күрүгә, Аның аягына килеп егылды 23һәм:
– Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.
24Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп кеше иярде. 25Халык арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын бар иде. 26Ул, күп кенә табибларда дәваланып бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле һаман начарлана барган. 27-28Гайсә хакында ишеткән әлеге хатын, аның киеменә кагылсам да савыгыр идем, дигән ният белән арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды, 29һәм, кан китү шундук туктап, хатын үзенең савыгуын тойды. 30Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне сизеп, артына борылды да халыктан:
– Кайсыгыз киемемә кагылды? – дип сорады.
31– Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, ни өчен «кайсыгыз киемемә кагылды» дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.
32Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде. 33Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.
34– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
35Гайсә шулай дип сөйләшеп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга:
– Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйтте.
36Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, аңа:
– Курыкма, тик ышан гына! – диде.
37Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде. 38Алар гыйбадәтханә башлыгының өе янына җиткәч, Гайсә анда такмаклап елаган, каушап калган кешеләрне күрде.
39– Нигә хәсрәтләнәсез, нигә елыйсыз? Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә өйгә кергәч.
40Аңардан көлә башладылар, әмма Ул барысын куып чыгарды да, кызның ата-анасын һәм Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде. 41Кызның кулыннан тотып, Гайсә аңа:
– Талита, кум! – диде (бу – «Кыз бала, сиңа әйтәм, тор!» дигәнне аңлата).
42Кыз шундук торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь тирәсе иде). Әлеге хәлне күрүчеләр хәйран калды. 43Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кызны ашатырга кушты.
Currently Selected:
Марк 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025