Марк 6
6
Пәйгамбәргә үз илендә, үз өендә кадер юк
(Маттай 13:53-58; Лүк 4:16-30)
1Гайсә, шәкертләре белән ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. 2Шимбә көнне гыйбадәтханәдә Аллаһы сүзен аңлатты. Аны тыңлаган һәммәсе гаҗәпләнеп:
– Кайдан килгән Аңа шундый белем? Мондый зирәк гакылны Аңа кем биргән? Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла Ул? 3Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? – дип Аңардан йөз бордылар.
4– Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә, туганнары арасында һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә.
5Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып берничә авыру кешене генә савыктырды. 6Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды.
Гайсәнең унике шәкертне хезмәткә җибәрүе
(Маттай 10:1, 5-15; Лүк 9:1-6)
Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкны өйрәтүен дәвам итте. 7Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәр-икешәр итеп юлга озатты.
8– Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз – 9аягыгызга гына киегез. Үзегез белән алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. 10– Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз. 11Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр.
12Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, халыкны тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр, 13алардан байтак кына җеннәрне куып чыгардылар һәм зәйтүн мае сөртеп күп кенә хаста адәмнәрне савыктырдылар.
Чумдыручы Яхъяның үлеме
(Маттай 14:1-12; Лүк 9:7-9)
14Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында «чумдыручы Яхъя бу, үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның» дип сөйләсә, 15башкалар «Ильяс бу» диде, бүтәннәр исә «борынгы замандагы пәйгамбәрләргә охшаган бер пәйгамбәр ул» дип әйтте.
16Бу сүзләрне ишетеп Һируд:
– Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя ул – үледән терелгән әнә! – диде.
17Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып зинданга яба, 18чөнки Яхъя аңа «кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа» дип әйткән була. 19Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә теләсә дә, берни эшли алмый, 20чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва, изге кеше икәнен белгәнгә күрә, аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре Һирудның күңелен борчыса да, патша аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
21Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыга. 22Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керә. Ул анда бии, аның биюе Һирудның һәм кунакларның күңеленә бик тә хуш килә. Патша аңа:
– Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! 23Патшалыгымның яртысын сорасаң да бирермен! – дип ант итә.
24Кыз, барып, анасыннан:
– Миңа нәрсә сорарга? – ди.
– Чумдыручы Яхъяның башын сора, – дип әйтә анасы.
25Кыз шундук патша янына килеп:
– Миңа хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – ди.
26Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә базмый. 27Ул шундук, Яхъяның башын китерергә боерып, җәлладны#6:27 Җәллад – үлем җәзасын башкаручы; русчасы: палач. зинданга җибәрә. Теге, барып, Яхъяның башын кисә 28һәм тәлинкәдә кызга китереп бирә, кыз исә анасына тапшыра.
29Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәннән соң аның гәүдәсен барып алып кабергә салалар.
Гайсәнең биш мең кешене ашатуы
(Маттай 14:13-21; Лүк 9:10-17; Яхъя 6:1-14)
30Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, башкарган эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. 31Ул аларга:
– Ә хәзер берәр аулак урынга барып ял итеп алыйк, – диде.
Чынлап та, кешеләр бер-бер артлы яннарына килеп торганга, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.
32Шуннан алар көймәгә утырып аулак урынга юнәлделәр. 33Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрде, һәм күбесе аларны танып алды. Әйләнә-тирәдә яшәүче шәһәр халкы алар барасы урынга алданрак барып җитте. 34Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез калган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.
35Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп:
– Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде. 36Җибәр аларны, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде.
37Әмма Гайсә шәкертләргә:
– Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды.
– Ике йөз динарлык#6:37 Динар – римлыларда әйләнештә йөргән көмеш тәңкә; бер динар эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә. икмәк сатып алсак кына инде, – диде алар.
38– Сездә күпме икмәк бар, карагыз әле, – диде Ул.
Тегеләр карап килеп:
– Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирделәр.
39Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны төркемнәргә бүлеп яшел чирәмгә утыртырга кушты. 40Халык, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырды. 41Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде. 42Һәммәсе туйганчы ашады; 43әле шуннан соң да икмәк һәм балык сыныклары белән унике кәрзин тулды. 44Ә ашаучылардан ирләр генә дә биш мең кеше иде.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
(Маттай 14:22-36; Яхъя 6:15-21)
45Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага йөзәргә кушты, Үзе исә халыкны озата калды. 46Халыкны кайтарып җибәргәч, дога кылыр өчен Гайсә тауга күтәрелде.
47Караңгы төшкәндә шәкертләр утырган көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды. 48Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүен, ишә-ишә хәлдән таюын күреп, иртәнге өч белән алты арасында#6:48 …иртәнге өч белән алты арасында… – сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз. Гайсә, су өстеннән атлап, көймәгә таба китте. Ул аларны узып китәргә теләгән иде, 49-50әмма шәкертләре, Аның су өстеннән атлап килүен күреп, курка калдылар һәм, өрәктер бу дип уйлап, кычкырып җибәрделәр.
– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, алар белән сөйләшә башлап, 51һәм көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде: 52туң йөрәкле булганлыктан, икмәк белән бәйле вакыйгадан соң да алар берни аңламаган иде.
53Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар. 54Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар, һәм 55Аның килүе турындагы хәбәр тиз арада әйләнә-тирәгә таралды. Шуннан Гайсә тукталган урынга, түшәкләре белән күтәреп, авыруларны алып килә башладылар. 56Гайсә кая гына килсә дә – авылгамы, шәһәргәме – бар җирдә авыруларны берәр ачык урынга китереп салалар һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорыйлар иде. Кагылган һәр кеше савыга иде.
Currently Selected:
Марк 6: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025