YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 24

24
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
(Маттай 28:1-10; Марк 16:1-8; Яхъя 20:1-10)
1Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк кабер-мәгарә янына киттеләр. 2Килсәләр, мәгарә авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән. 3Эчкә кергәч исә, алар Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар. 4Шушы хәлгә аптырашып торганда, кинәт каршыларында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды. 5Хатыннар куркып җиргә текәлделәр. Ә теге ирләр:
– Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диде. – 6Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чакта сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез. 7Ул сезгә: «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде.
8Шунда Гайсәнең бу сүзләре аларның исенә төште. 9-10Кабер янына магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям һәм башка хатыннар килгән иде. Кайткач, алар бу хакта рәсүлләргә һәм бүтәннәргә сөйләделәр. 11Әмма хатын-кызларның әйткәннәре рәсүлләргә юк сүз кебек тоелды – алар моңа ышанмады. 12Тик шулай да Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлектән башка һичнәрсә күрмәде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты.
Эммаус юлында очрашу
(Марк 16:12-13)
13Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы#24:13 Унбер чакрым – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «алтмыш стадия»; стадия – озынлык үлчәү берәмлеге, 192 м. Эммаус авылына барырга чыкты. 14Юлда алар булып узган вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар. 15Алар шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе аларга якынлашып яннарыннан бара башлады. 16Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек иде, шуңа алар Аны танымады.
17– Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады Гайсә алардан.
Шәкертләр, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар. 18Аларның берсе – Клеопас атлысы:
– Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде.
19– Нәрсә булганын? – дип сорады Ул.
– Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирде тегеләр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында сүздә дә, гамәлдә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20Әмма баш руханилар белән башлыкларыбыз Аны үлемгә хөкем итәр өчен кулга алдылар һәм хачка кадакладылар. 21Ә без, Исраилне азат итәргә тиешле Кеше шулдыр, дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде өченче көн китте, һәм 22арабыздан берничә хатын безне таң калдырды. Алар иртүк кабер янына барганнар, 23әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Кайткач, шунда фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Гайсә исән» дип әйтүен сөйләделәр. 24Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хәлнең хатыннар сөйләгәнчә булуын күргәннәр, әмма Гайсә анда булмаган.
25Шунда Гайсә аларга:
– И аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырдан ышанасыз! 26Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде.
27Аннары Ул, Мусаның һәм барлык пәйгамбәрләрнең язмаларыннан башлап, Үзе турында анда әйтелгән сүзләрне аңлатып бирде.
28Авылга якынлашкач, Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек булды. 29Әмма тегеләр:
– Инде кич җитеп килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде. 30Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да, сындырып, шәкертләренә бирде. 31Шулчак шәкертләрнең күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм алар Гайсәне танып алдылар, әмма Ул күренмәс булды. 32Алар бер-берсенә:
– Ул безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Язмаларның мәгънәсен аңлатканда күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.
33Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар һәм җыелып торган унбер рәсүл белән башка шәкертләрне күрделәр. Тегеләр:
34– Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп торалар иде.
35Шунда әлеге ике шәкерт юлда булган вакыйганы һәм Гайсә икмәк сындырган чакта Аны танып алулары хакында сөйләп бирделәр.
Гайсәнең унбер шәкерткә күренүе
(Маттай 28:16-20; Марк 16:14-18; Яхъя 20:19-23; Рәсүлләр 1:6-8)
36Алар шулай сөйләшеп торганда, Гайсә Үзе яннарында пәйда булып:
– Иминлек сезгә! – диде.
37Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар. 38Ләкин Ул аларга:
– Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. – 39Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар.
40Шулай дип әйтеп, Ул аларга кул-аякларын күрсәтте. 41Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул:
– Сезнең берәр нинди ризыгыгыз бармы? – дип сорады.
42Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43Ул, балыкны алып, аларның күз алдында ашап куйды.
44Аннары Гайсә болай диде:
– Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы хакта сөйләгән идем. Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем турыда әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, дигән идем.
45Шуннан Ул, Язмаларны аңласыннар өчен, аларның зиһенен ачып болай диде:
46– Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсихнең газап чигүе, өченче көндә үледән терелүе, 47кешеләрнең Аның исеме хакына тәүбәгә килүе һәм гөнаһларының кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга таратылырга тиеш. 48Сез – шушы хәлләрнең шаһиты. 49Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен, әмма сез, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.
Гайсәнең күккә ашуы
(Марк 16:19-20; Рәсүлләр 1:9-11)
50Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын бирде. 51Фатиха күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады һәм күккә алынды. 52Шәкертләр Аның алдында йөзтүбән капландылар, аннары сөенә-сөенә Иерусалимгә кайттылар. 53Алар, һәрчак Аллаһы йортында булып, Аллаһыга дан-мактау яудырдылар.

Currently Selected:

Лүк 24: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in