YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 23

23
Пилатның Гайсәдән сорау алуы
(Маттай 27:1-2, 11-14; Марк 15:1-5; Яхъя 18:28-30)
1Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр.
2– Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар.
3Пилат Гайсәдән:
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
– Бу – синең сүзләрең, – диде аңа Гайсә.
4Шунда Пилат баш руханиларга һәм халык төркеменә:
– Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
5Әмма алар:
– Үзенең тәгълиматы белән Ул бөтен Яһүдия җирендәге халыкны котырта; бу гамәлен Гәлиләядә башлаган иде, инде хәзер монда килеп җитте, – дип тәкрарлый бирде.
Һирудның Гайсәгә сораулар бирүе
6Гәлиләя дигәннәрен ишетеп, Пилат:
– Ул Гәлиләядәнме? – дип сорады.
7Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән булуын белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд үзе дә Иерусалимдә иде. 8Гайсәне күреп, Һируд бик шатланды, чөнки Аның хакында күп ишеткәнгә күрә, күптәннән Аны очратасы килеп йөри иде. Гайсә аның өчен нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнде ул. 9Һируд Аңа байтак кына сораулар бирде, ләкин Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады. 10Янәшәдә басып торган баш руханилар һәм Канун белгечләре исә тырышып-тырышып Аны гаепли бирделәр. 11Һируд һәм аның гаскәриләре, Гайсәдән мыскыллап көлгәннән соң, Аны купшы киемнәргә киендерделәр дә кабат Пилат янына җибәрделәр. 12Моңа хәтле дошманлашып йөргән Пилат белән Һируд шул көннән дуслашып киттеләр.
Гайсәнең үлемгә хөкем ителүе
(Маттай 27:15-26; Марк 15:6-15; Яхъя 18:39–19:16)
13Баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, Пилат 14аларга:
– Сез миңа бу Кешене, халыкны котырта, дип алып килдегез. Менә мин сезнең алда Аңардан сорау алдым, ләкин бу Кешедә сез әйткән гаепләрнең берсен дә тапмадым, – диде. – 15Һируд та гаеп тапмыйча Аны кире безгә җибәрде. Димәк ки, үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән Ул. 16Камчы белән суктырып, мин Аны иреккә чыгарам. [17]#23:17 Кайбер кулъязмаларда 17 нче аять тә бар: «Чөнки Пилатка бәйрәм уңаеннан бер тоткынны азат итәргә кирәк иде».
18Әмма шулчак барысы бертавыштан:
– Үлем Аңа! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башлады.
19Әлеге Бараб шәһәрдә чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданда утыра иде. 20Гайсәне иреккә җибәрмәкче булып, Пилат тагын халыкка мөрәҗәгать итте, 21әмма халык:
– Хачка кадакла Аны, хачка! – дип кычкыра бирде.
22Пилат өченче мәртәбә:
– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? Үлемгә хөкем итәрлек гаебе юк Аның; шулай булгач, мин Аны камчы белән суктырам да иреккә чыгарам, – диде.
23Ләкин халык, тагын да катырак кычкырып, Аны хачка кадакларга таләп итте һәм ахыр чиктә үз дигәненә иреште. 24Пилат алар теләгәнчә карар кылды: 25чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданга ябылган адәмне халык соравы буенча азат итте, ә Гайсәне алар ихтыярына тапшырды.
Гайсәне хачка кадаклау
(Маттай 27:32-44; Марк 15:21-32; Яхъя 19:17-27)
26Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене туктатып, гаскәриләр хачны аның җилкәсенә салдылар да Гайсә артыннан алып барырга куштылар (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде). 27Аларга бик күп халык иярде, араларында Гайсәне җәлләп үкереп елаган хатын-кызлар да байтак иде. 28Гайсә, аларга таба борылып:
– Әй Иерусалим хатын-кызлары! Минем өчен күз яшьләре түкмәгез, бәлки үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, – диде. – 29Чөнки «бала таба алмаган һәм бала тудырмаган, күкрәк сөте имезмәгән хатыннар бәхетле» дип әйтер көннәр җитә. 30Шул көннәрдә кешеләр тауларга «безнең өскә авыгыз!» дип, ә калкулыкларга «безне күмеп китегез!» дип әйтерләр. 31Әгәр яшелләнеп үсеп утырган агач белән шулай эшлиләр икән, корыганына ни булыр?
32Җәза урынына Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә алып бардылар. 33«Баш сөяге» дип аталган җиргә килеп җиткәч, Аны да, теге җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [34Гайсә шунда:
– И Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.]#23:34 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге җөмлә юк.
Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр. 35Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап:
– Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! – дип көлделәр.
36Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп:
37– Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! – дип мыскылладылар.
38Гайсәнең баш очына «Бу – яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде.
39Хачка кадакланган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап:
– Син Мәсих түгелмени? Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде.
40Икенчесе исә, тегене тыеп:
– Аллаһыдан курык! Син үзең дә, Аның кебек үк, хөкемгә дучар ителгән кеше бит. 41Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, – диде, 42аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, – Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, – дип өстәде.
43Гайсә аңа:
– Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә оҗмахта булырсың, – дип җавап кайтарды.
Гайсәнең үлеме
(Маттай 27:45-56; Марк 15:33-41; Яхъя 19:28-30)
44-45Көн үзәге җиткән иде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште. 46Гайсә шунда каты итеп:
– Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды да җан бирде.
47Бу хәлләрне күреп торган йөзбашы, Аллаһыны данлап:
– Бу Кеше чынлап та гаепсез булган икән, – диде.
48Җәзаны карарга җыелган халык, шушы вакыйганы күргәннән соң, кайгыдан күкрәген төя-төя өенә таралды. 49Гайсәнең таныш-белешләре, шулай ук Гәлиләядән Аңа ияреп килгән хатыннар да бу хәлне читтән күзәтеп тордылар.
Гайсәне кабергә салу
(Маттай 27:57-61; Марк 15:42-47; Яхъя 19:38-42)
50-51Югары киңәшмә әгъзалары арасында Яһүдиядәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле кеше бар иде. Аллаһы Патшалыгының килүен көтеп яшәгән игелекле һәм тәкъва бу адәм Киңәшмәдә кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылган карарны хупламаган иде. 52Шул Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады; 53аннары, Гайсәне хачтан төшереп, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды. 54Бу – бәйрәмгә әзерлек киче, шимбәгә каршы көн иде. 55Гәлиләядән Гайсәгә ияреп килгән хатыннар да Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең җәсәден ничек итеп кабергә куюларын карап тордылар; 56шуннан соң, өйләренә кайтып, Гайсәнең җәсәденә сөртү өчен бәлзәмнәр һәм хуш исле майлар әзерләделәр дә, Муса кануны кушканча, шимбә көнне ял иттеләр.

Currently Selected:

Лүк 23: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in