YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 1

1
Сүз Кеше булды
1Иң элек Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Үзе Аллаһы булган. 2Сүз баштан ук Аллаһы белән булган. 3Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган бер нәрсә дә Аңардан башка яратылмаган. 4Сүз – тормыш чыганагы булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5Яктылык караңгыда балкыганга, караңгылык аны томалый алмаган.
6Аллаһы тарафыннан Яхъя исемле кеше җибәрелгән иде. 7Яхъя шаһит булып килде. Ул, бар кеше аның ярдәме белән иманга килсен дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде. 8Ул үзе Яктылык түгел, ә бәлки Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.
9Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы бу Яктылык – чын Яктылык иде. 10Ул дөньяда бар иде, ләкин дөнья, Аның ярдәмендә яратылган булса да, Аны танымады. 11Ул үзенекеләр янына килде, әмма алар Аны кабул итмәде. 12Аны кабул итеп, Аңа ышанучыларга исә Ул Аллаһы балалары булу хокукын бирде. 13Алар каннан да, тән яки ир нәфесеннән дә түгел, ә бәлки Аллаһыдан тудылар.
14Сүз Кеше булды һәм, мәрхәмәт белән хакыйкатькә сугарылып, безнең арада яши башлады. Без Аның данын – Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
15Аның хакында шаһитлык биреп, Яхъя:
– Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде, дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып игълан итте.
16Аның мәрхәмәт байлыгыннан без барыбыз да мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык. 17Канун Муса аша бирелгән иде, ә мәрхәмәт белән хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде. 18Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән; Аны безгә Атасының иң якын, бердәнбер Углы танытты.
Яхъяның шаһитлыгы
(Маттай 3:1-12; Марк 1:2-8; Лүк 3:15-17)
19-20Иерусалим яһүдиләре Яхъядан «кем син?» дип сорар өчен аның янына руханилар белән левиләрне#1:19-20 Леви – Ягъкуб угылларының берсе. Леви токымыннан булган кешеләр (левиләр) генә Аллаһы әмере нигезендә Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе хезмәтен башкарганнар. җибәргәч, ул аларга ачыктан-ачык, яшермичә:
– Мин Мәсих түгел, – дип җавап бирде.
21-22– Алайса, син Ильяс буласыңмы? – дип сорады алар.
– Юк, – диде Яхъя.
– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?
– Юк, – дип кабатлады Яхъя.
– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргән кешеләргә синең җавабыңны җиткерергә тиешбез. Үзең турында ни әйтерсең? – дип сорады алар.
23Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде:
– Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз» дип чүлдә яңгыраган тавыш.
24Яхъя янына килгән кешеләр арасында фарисейлар бар иде. 25Алар Яхъядан:
– Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни өчен син халыкны суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.
26Яхъя аларга җавап биреп:
– Мин суга гына чумдырам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү бар, 27артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, һәм мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – диде.
28Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды.
29Икенче көнне, каршына килүче Гайсәне күреп, Яхъя:
– Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алачак Аллаһы Бәрәне. 30«Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде. 31Мин Аның кем икәнен үзем дә белми идем, ләкин Аны Исраил халкы белсен өчен, Мин суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
32Яхъя янә болай дип шаһитлык бирде:
– Мин Аңа күктән күгәрчен рәвешендә Аллаһы Рухының иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. 33Мин Аны танымас идем, әмма кешеләрне суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат «Рухның кемгә иңүен һәм кем өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде. 34Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.
Гайсәнең беренче шәкертләре
35Икенче көнне Яхъя, ике шәкерте белән шул ук урында торганда, 36узып баручы Гайсәне күреп:
– Әнә Аллаһы Бәрәне! – диде.
37Аның бу сүзләрен ишеткәч, шәкертләрнең икесе дә Гайсә артыннан китте. 38Гайсә исә, борылып карап, аларның ияреп килүен күрде дә:
– Сезгә нәрсә кирәк? – диде.
– Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорады тегеләр. (Рабби «остаз» дигәнне аңлата.)
39– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде Гайсә.
Сәгать дүртләр чамасы#1:39 Сәгать дүртләр чамасы… – сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз. иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм көн азагына кадәр шунда булдылар.
40Яхъяның Гайсә турындагы сүзләрен ишетеп, Аның артыннан ияргән икәүнең берсе Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри иде. 41-42Иң элек кардәше Шимунны эзләп табып, ул аңа:
– Без Мәсихне очраттык! – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих «май сөртелгән Зат»#1:41-42 Май сөртелгән Зат – Аллаһы кушуы буенча Исраил патшасын билгеләгәндә, руханилар сайланган кешенең башына зәйтүн мае сөртә торган булганнар. Мәсих – дөньяны коткару өчен Аллаһы тарафыннан сайланып, май сөртелгән Зат. дигәнне аңлата.)
Гайсә исә, Шимунга карап:
– Яхъя углы Шимун, синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас#1:41-42 Кифас – арамей телендәге «Кифас» һәм грек телендәге «Петер» исеме «кыя» дигәнне аңлата. «кыя» дигәнне аңлата.)
43-44Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Анда Әндри белән Петер кебек үк Бәйт-Сайда шәһәрендә яшәүче Филипне очратып, аңа:
– Миңа ияр! – диде.
45Филип исә, Натанаилне табып:
– Муса канунында һәм пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән Затны таптык! Ул – Насара шәһәреннән, Йосыф углы Гайсә, – диде.
46Моңа каршы Натанаил:
– Насарадан юньле нәрсә була аламыни? – дип җаваплады.
– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
47Гайсә, Үзенә таба килүче Натанаилне күреп, аның хакында:
– Менә һичнинди мәкер-хәйлә белмәүче чын исраили, – диде.
48Натанаил Аңардан:
– Син мине каян беләсең? – дип сорады.
– Әле Филип чакырганчы ук Мин сине инжир агачы төбендә күргән идем, – дип җавап бирде Гайсә.
49– Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Натанаил.
50– «Сине инжир агачы төбендә күргән идем» дигән өчен генә ышанасыңмы Миңа? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – диде Гайсә, аннары болай дип өстәде, 51– хак сүз әйтәм сезгә: күкләрнең ачылуын да, Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына иңүен дә, Аның яныннан күккә ашуын да күрерсез.

Currently Selected:

Яхъя 1: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in