Яхъя 17
17
Гайсәнең догасы
1Шул сүзләрдән соң Гайсә күзен күккә күтәреп карады да:
– Атам! Минем вакытым килде, – диде. – Углың Сиңа дан өстәсен өчен, Углыңны данла. 2Син Углыңа ышанып тапшырган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирсен дип, Син Аңа барча кешеләр өстеннән хакимлек бирдең. 3Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – әнә шул мәңгелек тормыштыр.
4Син тапшырган эшне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан өстәдем. 5Атам, әле дөнья яратылганчы ук Синең каршыңда булган данымны хәзер Миңа кайтар.
6Син дөньядан сайлап алып Миңа тапшырган кешеләргә Мин исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, һәм Син аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм 7хәзер инде Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнен беләләр. 8Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем, һәм алар ул сүзләрне кабул иттеләр; Минем Синнән килүемне чын мәгънәсендә аңлап, Мине Син җибәргәнгә ышандылар. 9Мин бөтен дөнья өчен түгел, ә бәлки алар өчен, Син Миңа биргән кешеләр өчен үтенәм, чөнки алар Синекеләр. 10Минем бар нәрсәм – Синеке, Синең бар нәрсәң – Минеке; һәм шул кешеләр Миңа дан китерде.
11Мин инде бу дөньяда түгел – Мин Синең янга барам, ә алар бу дөньяда кала. Изге Атам! Без Синең белән бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны сакла. 12Алар арасында булганда Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тоттым. Мин аларны сакладым – һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады, шулай итеп, Язмадагы сүзләр гамәлгә ашты. 13Инде хәзер Синең яныңа барам; алар Минем шатлыкны уртаклаша алсын өчен, бу сүзләрне дөньяда чакта сөйлим. 14Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем, һәм дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел. 15Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. 16Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел. 17Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит#17:17 …изге ит… – грек телендә «һагиазо» дигән сүз «изге итү» һәм «багышлау, изге эшкә аеру» дигән мәгънәләргә ия. 19 нчы аятьне дә карагыз.; хакыйкать ул – Синең Сүзеңдер. 18Син Мине дөньяга озаткан кебек, Мин дә аларны дөньяга озаттым. 19Хакыйкать юлы аша Сиңа багышлансыннар өчен, алар хакына Мин Үземне багышлыйм.
20Мин алар өчен генә сорамыйм, аларның сүзләрен ишетеп, Миңа ышанучылар өчен дә сорыйм. 21Алар барысы да бердәм булсыннар. Атам, Син – Миндә һәм Мин – Синдә булган кебек, алар да Бездә булсыннар; дөнья, шулай итеп, Мине Син җибәргәнгә ышаныр. 22Без бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән данны аларга тапшырдым. 23Мин – аларда, Син – Миндә. Мине Син җибәргәнне һәм Мине яраткан кебек аларны да яратканыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
24Атам! Син Миңа тапшырган кешеләрнең Мин барачак урында Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганчы ук Мине сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең – шул данны алар күрсен иде. 25Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Мине Син җибәргәнне белә. 26Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын дип һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Мин аларга Синең исемеңне белдердем һәм тагын да белдерәчәкмен.
Currently Selected:
Яхъя 17: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025