Яхъя 18
18
Гайсәне кулга алу
(Маттай 26:47-56; Марк 14:43-50; Лүк 22:47-53)
1Шушы сүзләрдән соң Гайсә, шәкертләре белән Кыдрун үзәнен кичеп, шундагы бакчага керде. 2Үзенең шәкертләре белән еш кына шул бакчада җыелганлыктан, Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә ул урынны белә иде. 3Шулай итеп, Яһүдә, кулларына факеллар, яктырткычлар, кораллар тоткан Рим гаскәриләрен һәм баш руханилар белән фарисейлар җибәргән сакчыларны үзе белән ияртеп, шунда килде. 4Гайсә исә, Үзе белән ниләр буласын белеп, килгән кешеләргә таба атлады.
– Кемне эзлисез? – дип сорады Ул алардан.
5Тегеләр Аңа:
– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирде.
– Мин ул, – диде Гайсә.
Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде. 6Гайсә «Мин ул» дигәч, тегеләр артка чигенеп җиргә егылдылар.
7Гайсә янә:
– Кемне эзлисез? – дип сорады.
– Насаралы Гайсәне, – диде тегеләр.
8– Мин сезгә «Мин ул» дип әйттем бит инде, – диде Гайсә. – Әгәр Мине эзлисез икән, янымдагы кешеләрне тоткарламагыз, китсеннәр.
9Гайсәнең «Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләре шул рәвешле гамәлгә ашырга тиеш иде.
10Шимун-Петернең кылычы бар иде. Ул аны кыныннан чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Хезмәтченең исеме Мәлик иде. 11Әмма Петергә Гайсә:
– Кылычыңны кынына тыгып куй! Атам биргән касәдән эчәргә тиеш түгелмени Мин?! – диде.
Гайсә олуг рухани Һаннас каршында
(Маттай 26:57-58; Марк 14:53-54; Лүк 22:54)
12Рим гаскәриләре, аларның башлыгы һәм яһүдиләр җибәргән сакчылар Гайсәне тотып бәйләделәр. 13Башта Аны шул елда олуг рухани вазифасын башкарган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып киттеләр. 14«Бар халык һәлак булуга караганда, халык хакына бер кешенең үлүе хәерлерәк» дип яһүдиләргә киңәш бирүче шул Кәяфәс иде инде.
15Шимун-Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан китте. Әлеге шәкерт, олуг рухани белән таныш булганлыктан, Гайсәгә ияреп олуг руханиның ишегалдына керә алды.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
(Маттай 26:69-70; Марк 14:66-68; Лүк 22:55-57)
16Ә Петер тышкы якта капка янында басып калды. Бераздан олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт кире чыкты да, капка саклаучы кыз белән сөйләшеп, Петерне эчкә алып керде. 17Капка саклаучы хезмәтче кыз шунда Петердән:
– Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул:
– Юк, – дип җавап бирде.
18Салкын булганга, хезмәтчеләр һәм сакчылар учак ягып җылынып тора иде. Петер дә алар янында иде.
Олуг руханиның Гайсәдән сорау алуы
(Маттай 26:59-66; Марк 14:55-64; Лүк 22:66-71)
19Олуг рухани шунда Гайсәдән шәкертләре һәм аларны нәрсәгә өйрәтүе турында сораша башлады.
20– Мин бөтен кеше алдында ачык итеп сөйләдем, – дип җавап бирде Гайсә. – Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында халыкны өйрәттем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем. 21Нигә Миннән сорыйсың? Минем сүзләрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар белә.
22Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган сакчыларның берсе, Гайсәнең яңагына сугып:
– Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде.
23Гайсә аңа:
– Мин ялган сөйләсәм, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйлим икән, нигә Миңа сугасың? – диде.
24Шуннан соң Һаннас Аны бәйләнгән хәлдә олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде.
25Ишегалдында җылынып торган Шимун-Петердән шулвакыт:
– Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар.
– Юк, – дип ваз кичте Петер.
26Олуг рухани хезмәтчеләреннән берсе, Петер кылыч белән колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа:
– Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде.
27Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырып җибәрде.
Гайсә – Пилат каршында
(Маттай 27:1-2, 11-14; Марк 15:1-5; Лүк 23:1-5)
28Кәяфәс яныннан Гайсәне Рим идарәчесе Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Пакьләнүләре бозылыр дип, яһүдиләр идарәче сараена кермәде, чөнки Котылу бәйрәме уңаеннан әзерләнгән ризыкны ашыйсылары бар иде. 29Шуңа күрә идарәче Пилат үзе алар янына чыкты һәм:
– Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.
30– Әгәр җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирде тегеләр.
31– Алып китегез Аны һәм кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде аларга Пилат.
– Безнең берәүне дә үлем җәзасына хөкем итәргә хокукыбыз юк, – дип җавап кайтарды яһүдиләр.
32Гайсәнең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре шул рәвешле гамәлгә ашырга тиеш иде.
33Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан:
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
34Гайсә аңа:
– Бу синең сүзләреңме яки сиңа Минем хакта башкалар сөйләдеме? – диде.
35– Нигә, мин яһүдимени? Сине миңа Үз халкың һәм баш руханилар тапшырды. Ни кылдың Син? – дип сорады Пилат.
36– Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, Мине яһүдиләр кулына бирмәс өчен хезмәтчеләрем көрәшкән булыр иде, ләкин Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
37– Шулай да Син Патшамы? – дип сорады Пилат.
– Мине Патша дип син әйтәсең, – диде Гайсә. – Мин хакыйкать турында шаһитлык бирү өчен тудым, дөньяга шуның өчен килдем. Хакыйкать яклы һәркем Мине тыңлый.
38– Нәрсә соң ул хакыйкать? – дип сорады Пилат.
Шуннан соң ул, яңадан яһүдиләр янына чыгып:
– Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – 39Сездәге гадәт буенча мин Котылу бәйрәмендә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме?
40Шунда барысы да:
– Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырды.
Бараб дигәннәре исә юлбасар иде.
Currently Selected:
Яхъя 18: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025