Ягъкубның хаты 1:13-14
Ягъкубның хаты 1:13-14 ИНҖ2025
Вәсвәсәгә төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки Аллаһыны вәсвәсәгә салып явызлык кылырга мәҗбүр итеп булмый, һәм Ул Үзе дә беркемне вәсвәсәгә салмый. Һәркемне үзенең гөнаһлы теләкләре мавыктыра һәм ымсындыра.