Эфеслеләргә хат 1
1
1Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсих рәсүле булган Паулдан Эфес шәһәренең Гайсә Мәсихкә тугры изгеләренә сәлам! 2Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
Гайсә Мәсих фатихалары
3Мәсих аша безне күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалаган Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына, Аллабызга дан булсын! 4Аллаһы каршында без изге һәм кимчелексез булсын өчен, Ул безне әле дөнья яратылганчы ук Мәсих аша сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте хакына 5Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Аның максаты һәм ихтыяры шундый иде. 6Моны Ул Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәтенә бездән мактау-шөкерләр яңгырасын өчен эшләде.
7Мәсихнеке булып, Аның каны аша без йолып алынабыз, гөнаһларыбыз кичерелә. Аллаһының мәрхәмәте әнә шулай чиксез. 8Аллаһы аны бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде. 9Мәсих аша тормышка ашырырга теләгән нияте буенча Үз ихтыярының серен Ул безгә ачты. 10Билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы Үз ниятен тормышка ашырыр – күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне Мәсихнең кул астында берләштерер.
11Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, алдан ниятләгәнчә, Мәсих аша безне Үзенең варислары итте. 12Безнең аша, ягъни Мәсихкә беренче булып өмет баглаучылар аша Аллаһының бөеклеге макталсын өчен эшләде Ул моны. 13Хакыйкать сүзен – котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп Мәсихкә иман китергәч, Мәсих аша сез дә Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән Изге Рух белән тамгаландыгыз. 14Аллаһы безне, Үзенеке булганнарны, тулысынча коткарганга кадәр, киләчәктә без мирасыбызны алсын өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булып тора. Әнә шулай Аллаһының шөһрәте макталыр.
Паулның догасы
15Шунлыктан мин дә, Хакимебез Гайсәгә булган иманыгыз һәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, 16догаларымда сезне искә алам, Аллаһыга бертуктаусыз сезнең өчен рәхмәт укыйм, 17Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын, шөһрәтле Атабызны сез яхшырак танып белсен дип, Ул сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. 18-19Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләр алачак мирасның мул һәм данлы икәнен, бездәге, ягъни иман итүчеләрдәге куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул сезнең күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. 20Аллаһы шул көч-кодрәте белән Мәсихне үледән терелтеп күкләрдә Үзенең уң ягына – 21барлык җитәкчеләрдән, хакимнәрдән, куәтләрдән һәм көчләрдән өстенрәк итеп утыртты, ә Аның Исемен бу гасырда гына түгел, киләчәк гасырларда да барлык атаклы исемнәрдән югарырак итте. 22Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихнең аяк астына салды, Аны бар нәрсәдән өстен итеп, иман итүчеләр бердәмлегенә баш итеп куйды. 23Бердәмлек исә – Мәсихнең тәне, һәм Мәсих бар нәрсәдә һәммә нәрсәне тутырып торучыдыр.
Currently Selected:
Эфеслеләргә хат 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025