Рәсүлләр 8
8
1Шаул исә бу үтерүне хуплады.
Иман итүчеләр бердәмлегенең тар-мар булуы
Шул көннән Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар, һәм рәсүлләрдән гайре барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралып бетте.
2Берничә тәкъва кеше Эстефәнне күмде һәм аның өчен кайгырып бик нык елады. 3Шаул исә иман итүчеләр бердәмлеген тар-мар итәргә тотынды. Ул өйдән-өйгә йөрде, ир-ат һәм хатын-кызларны өстерәп чыгарып зинданнарга ташлады.
Филип Самареядә
4Таралышкан иман итүчеләр, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр. 5Аларның берсе, Филип дигәне, Самареянең бер шәһәренә килеп халыкка Мәсих турында сөйләде. 6Филип кылган могҗизалы гамәлләрне күреп-ишеткән халык аның сүзләрен зур дикъкать белән тыңлады. 7Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән акыра-бакыра явыз рухлар чыкты. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты. 8Шуңа күрә шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде.
9Ул шәһәрдә үзенең сихерләре белән Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөекләрдән санаган Шимун исемле кеше бар иде. 10Кечесе дә, олысы да – барчасы аны игътибар белән тыңлап: «Бу кешедә „бөек көч“ дип атала торган Аллаһы кодрәте бар», – дип әйтә иде. 11Шактый вакытлар үзенең сихерләре белән халыкны шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлый иде. 12Әмма Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чуму йоласын үтәделәр. 13Шимун да, ышанып, суга чуму йоласын үтәде һәм, Филип кылган могҗизалы гамәлләргә, кодрәтле эшләргә хәйран калып, аның яныннан бер адым китмәде.
14Иерусалимдәге рәсүлләр, Самареядә яшәүчеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр. 15Самареягә килгәч, яңарак кына иман китергән кешеләр Изге Рухны кабул итеп алсын өчен, Петер белән Яхъя анда дога кылдылар. 16Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган булсалар да, аларның берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән иде. 17Шуннан Петер белән Яхъя самареялеләрнең башына кулларын куйдылар, һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар. 18Шимун исә, рәсүлләрнең кул тидерүеннән Изге Рух бирелгәнне күреп, аларга акча тәкъдим итте.
19– Кулларымны башына куйган кеше Изге Рухны кабул итә алсын өчен, миңа да шул кодрәтне бирегез, – диде ул.
20Ләкин Петер аңа:
– Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. – 21Бу эштә катнашырга хакың юк синең, чөнки Аллаһы каршында күңелең чиста түгел. 22Шуңа күрә бу явызлыгыңнан тәүбә ит тә Раббыга дога кыл, бәлки йөрәгеңдәге ниятеңне кичерер. 23Мин синең зәһәр көнчелек белән тулганыңны һәм гөнаһ әсирлегеңдә икәнеңне күреп торам.
24– Сез әйткәннәрнең берсе дә башыма төшә күрмәсен дип, минем өчен Раббыга дога кылыгызчы, – дип җавап бирде Шимун.
25Петер белән Яхъя, үзләренең шаһитлыгын биреп Раббы сүзен игълан иткәннән соң, Иерусалимгә таба киттеләр, юл уңаенда Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне тараттылар.
Филип һәм хәбәши адәм
26Раббының бер фәрештәсе Филипкә:
– Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. (Әлеге юл чүл аша уза иде.)
27Филип, җыенып, юлга чыкты. Нәкъ шул вакытта юл буйлап бер хәбәши#8:27 Хәбәши – Хәбәшстан (хәзерге Эфиопия) кешесе. – кәндәкинең#8:27 Кәндәки – Хәбәшстан патшабикәсенең титулы., ягъни Хәбәшстан патшабикәсенең бөтен хәзинәсен саклаучы сарай хезмәтчесе#8:27 …сарай хезмәтчесе… – грек телендәге төп нөсхәдә бу сүзнең беренче мәгънәсе евнух, печелгән кеше. Ул вакытларда сарай хезмәтчеләре булып гадәттә шулар хезмәт иткән., югары дәрәҗәле түрә бара иде. Аллаһыга табыну өчен ул Иерусалимгә килгән булган, 28ә хәзер үз иленә кайтып барышы икән. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде. 29Изге Рух Филипкә:
– Арба янына кил дә рәттән атла, – диде.
30Филип арба янына йөгереп килде һәм, хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укыганын ишетеп:
– Укыганыңны аңлыйсыңмы соң? – дип сорады.
31– Берәрсе төшендермәсә, ничек аңлыйм инде? – диде хәбәши һәм Филипкә үз янына утырырга тәкъдим итте.
32Хәбәши адәм Язманың шушы урынын укый иде:
«Аны, сарык сыман, чалырга алып бардылар;
йон кыркучылар алдында ул, бәрән сыман,
авызын да ачмады.
33Аны кимсеттеләр,
гадел хөкемнән мәхрүм иттеләр.
Аның нәселе турында кем сөйли алыр? –
Җир йөзендәге гомере өзелде бит».
34Филиптән ул:
– Зинһар, әйт әле, пәйгамбәр монда кем турында сөйли? Үзе турындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.
35Шуннан Филип, Язманың шул урыныннан аңлата башлап, хәбәшигә Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде. 36Бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр.
– Менә бит, су да бар – чуму йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши.
[37– Чын күңелдән ышансаң, мөмкин, – дип җавап бирде Филип.
– Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәненә ышанам, – диде теге.]#8:37 Иң борынгы кулъязмаларда бу аять юк.
38Арбасын туктатырга кушып, хәбәши адәм Филип белән суга керде, һәм Филип аны суга чумдырып алды. 39Судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте, һәм хәбәши аны бүтән күрмәде, шатлана-шатлана юлын дәвам итте. 40Филип исә Ашдод шәһәрендә пәйда булды һәм Кайсариягә килеп җиткәнче шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 8: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: