Рәсүлләр 7
7
Эстефән Югары киңәшмә алдында
1Эстефәннән олуг рухани:
– Бу гаепләүләр дөресме? – дип сорады.
2– Туганнар! Халык өлкәннәре! – дип сүз башлады Эстефән. – Тыңлагыз әле мине! Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месопотамиядә яшәгән чакта, аңа шөһрәтле Аллаһы күренеп 3«үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдырып, Мин күрсәтәчәк җиргә кит» дигән. 4Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны менә хәзер сез яши торган шушы якларга күчергән 5һәм биредә аның үзенә аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин киләчәктә бу җирне аңа һәм аның токымына бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраһимның балалары булмаган. 6Аллаһы аңа: «Киләчәктә синең нәселең чит җирдә килмешәк булып, дүрт йөз ел буе коллыкта җәбер-золым күреп яшәр. 7Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен, һәм алар, ул илдән чыгып, шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән. 8Аллаһы шуннан соң атабыз Ибраһим белән килешү төзегән һәм шул килешү билгесе итеп сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туып сигез көн үткәннән соң, атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә – углы Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгын сөннәтләгән. 9Шул ыруг башлыклары, үз энеләре Йосыфтан көнләшеп, аны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы Йосыфны Үзенең мәрхәмәтеннән ташламаган – 10барлык бәлаләрдән коткарган һәм аңа зирәк акыл биреп Мисыр патшасы фиргавеннең илтифатын күндергән. Нәтиҗәдә фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.
11Шул вакытларда бөтен Мисыр һәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, һәм аталарыбызга ризык табу кыенлашкан. 12Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишетеп, аталарыбызны шунда озаткан. 13Ә инде Мисырга алар икенче тапкыр килгәч, агай-энеләренә Йосыф үзенең кем икәнен ачкан, һәм фиргавен шул вакытта Йосыфның гаиләсе турында белгән. 14Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үз янына чакырткан. 15Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән, һәм ул да, аталарыбыз да гомерләрен шунда тәмамлаган. 16Вафатларыннан соң аларның җәсәдләрен Шәкем шәһәренә алып килеп, Хамур угылларыннан Ибраһим көмеш түләп сатып алган кабергә куйганнар.
17Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе гамәлгә ашыр вакыт якынлашкан саен, Мисырда безнең халыкның саны һаман арта барган. 18Бу хәл Йосыфны белмәгән бүтән бер патшаның хакимлегенә кадәр шулай дәвам иткән. 19Әлеге патша, безнең халыкка каршы төрле хәйләләр корып, ата-бабаларыбызны җәберләгән: яңа туган сабыйлардан котылыр өчен, аларны чыгарып ташларга мәҗбүр иткән.
20Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, һәм өч ай дәвамында ата-анасы өендә тәрбияләнгән. 21Ә инде алар баладан аерылырга мәҗбүр булганнан соң, Мусаны фиргавен кызы табып алган да үз углыдай күреп үстергән. 22Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган.
23Кырык яше тулгач, аның күңелендә үзенең туганнары – Исраил халкы янына бару теләге уянган. 24Алар янына баргач, ул бер мисырлының исраили адәмне рәнҗетүен күргән һәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше өчен үч алган. 25Аллаһы минем аша аларга котылу бирәчәген туганнарым аңлар, дип уйлаган Муса, әмма алар аңламаган. 26Икенче көнне Муса ике исраилинең сугышуын күргән һәм аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән. 27Әмма үз кардәшен рәнҗетүче адәм, Мусаны этеп җибәреп: «Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды? 28Кичә мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме әллә?» – дигән. 29Бу сүзләрне ишеткәч, Муса качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике углы туган.
30Кырык ел үткәннән соң, Синай тавы янында, чүлдә янып торган күгән куагы ялкынында, Муса каршында бер фәрештә пәйда булган. 31Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән, ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббының: 32«Мин – ата-бабаларыңның Алласымын, Ибраһимның, Исхакның вә Ягъкубның Алласы», – дигән авазын ишеткән. Куркудан калтырап төшкән Муса күтәрелеп карарга да батырчылык итмәгән. 33Раббы аңа: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изге җир. 34Мин халкымның Мисырда җәберләнүен күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен җиргә төштем. Инде бар, Мин сине Мисырга юллыйм», – дигән.
35«Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды?» – дип исраилиләр кире каккан шул Мусаны Аллаһы күгән куагында пәйда булган фәрештә ярдәмендә башлык һәм азат итүче итеп җибәргән. 36Шул Муса, Мисыр җирендә, Кызыл диңгездә һәм кырык ел дәвамында чүлдә могҗизалар, илаһи билгеләр күрсәтеп, Исраил халкын Мисырдан алып чыккан. 37«Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак», – дип әйтүче дә – шул Муса. 38Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру өчен тереклек сүзләрен ул кабул итеп алган.
39Әмма аталарыбыз, Муса әйткәнне тыңламыйча кабат Мисырга китәргә ниятләнеп, 40Һарунга: «Безгә юл күрсәтеп барырга илаһлар яса. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез», – дип, 41бозау сынын койганнар да шуңа корбан китергәннәр һәм үз куллары белән ясаган шул пот алдында күңел ачканнар. 42Аллаһы исә, бу кавемнән йөз чөереп, аларга күктәге кояшка, айга һәм йолдызларга табынырга юл куйган. Пәйгамбәрләр китабында шул турыда болай язылган:
«Әй Исраил халкы!
Кырык ел буе чүлдә йөреп,
сез Минем хөрмәткә корбан чалдыгызмы,
Миңа башка бүләкләр китердегезме?
43Сез илаһыгыз Молохның чатырын,
илаһыгыз Райфанның йолдызын#7:43 …илаһыгыз Райфанның йолдызын… – Сатурн йолдызы турында сүз бара. –
табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез.
Шуңа күрә Мин сезне
Бабилдән дә арырак сөрәчәкмен!».
44Ата-бабаларыбызның Аллаһы Мусага чүлдә күрсәткән өлге буенча ясалган Шаһитлык чатыры#7:44 Шаһитлык чатыры – сүзлектәге «Изге чатыр» сүзен карагыз. бар иде. 45Иешуа Навин җитәкчелегендә ата-бабаларыбыз шул чатырны Аллаһы аларның күз алдыннан куып җибәргән халыкларның җиренә илтеп урнаштырган. Давыт патша заманына кадәр чатыр шунда торган. 46Аллаһының мәрхәмәтен казанган Давыт, Ягъкуб нәселенең Алласына йорт корып бирим дип, Аның ризалыгын сораган. 47Аллаһыга тәгаенләнгән йортны исә Сөләйман салган. 48Әмма Хак Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә:
49«Күк – Минем тәхетем,
ә җир – аякларымны терәр урындыр.
Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! – дип сорый Раббы. –
Нинди урын Миңа торак була ала?!
50Боларның һәммәсен Минем кулларым бар кылмадымыни?!»
51Үҗәт халык! Йөрәгегез һәм колакларыгыз сөннәтләнмәгән адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез. 52Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр булдымы икән? Алар Тәкъва затның киләсен алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аңа хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез. 53Фәрештәләр сезгә Аллаһыдан Канун китерделәр, ләкин сез аны үтәмәдегез.
Эстефәнне үтерү
54Шушы сүзләрне ишеткәч, Киңәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар. 55Изге Рух белән сугарылган Эстефән исә, күзләрен күккә текәп, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде.
56– Менә, мин ачылып киткән күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Углын күрәм, – диде ул.
57Киңәшмәдәгеләр колакларын томалап, кычкыра-кычкыра дәррәү Эстефәнгә ташландылар да 58аны шәһәр читенә өстерәп алып чыгып таш бәрә башладылар. Аңа каршы шаһитлык иткән адәмнәр үзләренең өс киемнәрен Шаул исемле егет янына куеп тордылар. 59Тегеләр таш аткан вакытта, Эстефән дога кылып:
– Хакимем Гайсә, рухымны кабул ит, – диде, 60аннары тезләренә егылды һәм, – Хакимем! Бу гөнаһны алар өстенә салма! – дип кычкырды да җан бирде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 7: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: