Рәсүлләр 9
9
Шаулның Дәмәшкъ юлында Гайсә белән очрашуы
1Хуҗа-Хакимнең шәкертләренә һаман да нәфрәте ташып торган Шаул аларга үлем белән янады. Олуг руханига барып, ул 2«Юл» дип аталган тәгълиматны тотучы#9:2 «Юл» дип аталган тәгълиматны тотучы… – беренче мәлләрдә Гайсә Мәсих тарафдарларын шулай дип атаганнар. ир-ат һәм хатын-кызларны кулга алу һәм Иерусалимгә илтү өчен вәкаләтнамә сорап алды. Әлеге вәкаләтнамә Дәмәшкъ яһүдиләренең гыйбадәтханәләренә тәгаенләнгән иде.
3Юлда барганда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте. 4Ул җиргә егылды һәм шулчак:
– Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
5– Әфәндем, Син кем? – дип сорады Шаул.
– Син эзәрлекләгән Гайсә Мин, – дип җавап бирде тавыш. 6– Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтерләр.
7Шаулның юлдашлары барган уңайга катып калдылар – алар әлеге тавышны ишеттеләр, ләкин һичкемне күрмәделәр. 8Шаул җирдән торды, күзләрен ачса да, бернәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр. 9Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә.
10Дәмәшкътә Гайсәнең Һанани исемле шәкерте яши иде. Илаһи күренештә Хуҗа-Хаким аңа:
– Һанани! – дип эндәште.
– Әйе, Хакимем, – диде ул.
11– Тор да, «Туры» дигән урамга барып, Яһүдә яшәгән өйгә кер һәм Шаул исемле тарслыны#9:11 Тарслы – Тарс шәһәрендә яшәүче кеше. сора. Хәзерге мәлдә ул дога кылып утыра. 12Аңа илаһи күренеш булды: әлеге күренештә Һанани дигән берәү, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның янына килде дә куллары белән орынды, – диде Хуҗа-Хаким.
13– Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә Синең изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуын күп кешедән ишеттем. 14Бирегә дә ул, баш руханилардан вәкаләтнамә алып, Синең исемне телгә алучыларның барысын кулга алыр өчен килгән, – дип әйтте Һанани.
15Әмма Хуҗа-Хаким аңа:
– Бар, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне танытыр өчен, Мин аны Үземә корал итеп сайладым. 16Мин аңа исемем хакына күпме газаплар кичерергә тиешлеген күрсәтермен, – диде.
17Һанани шул йортка барды һәм Шаулның башына кулларын куеп:
– Шаул туган! Күзләрең күрә башласын һәм син Изге Рух белән сугарылсын өчен, юлыңда очраган Хакимебез Гайсә мине синең янга җибәрде, – диде.
18Шулчак Шаулның күзләрен томалап торган пәрдә сыман нәрсә төште дә, ул янә күрә башлады. Аннары ул урыныннан торды һәм суга чуму йоласын үтәде. 19Ашап алганнан соң, аңа көч керде.
Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды. 20Яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә ул шундук «Гайсә – Аллаһы Углы» дип сөйләп йөри башлады. 21Аның сүзләрен ишеткән бар кеше хәйран калып:
– Иерусалимдә шул исемне телгә алучыларны эзәрлекләгән адәм түгелме соң бу? Бирегә ул аларны кулга алыр һәм баш руханиларга тапшырыр өчен килмәдеме икән? – диде.
22Шаулның вәгазьләү куәте исә артканнан-арта барды. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне ул аптырашка салды.
23Күпмедер вакытлар үткәннән соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар, 24әмма Шаул аларның бу ниятен сизеп алды. Аны үтермәкче булып, яһүдиләр көне-төне шәһәр капкаларын күзәттеләр, 25ләкин бер төндә шәкертләр Шаулны кәрзингә утырттылар да кала диварыннан тышкы якка төшерделәр.
Шаул Иерусалимдә
26Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. 27Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм юлда аның Хуҗа-Хакимне күрүен, Хакимнең нәрсәләр әйтүен, Дәмәшкътә Шаулның Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләвен сөйләп бирде. 28Нәтиҗәдә Шаул шәкертләр белән калды һәм бөтен Иерусалим буйлап Хаким Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләп йөрде. 29Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләр корды, ә тегеләр аны үтерергә җай эзләде. 30Бу хакта белеп алгач, Шаулның имандашлары аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска юлладылар.
31Иман итүчеләр бердәмлеге өчен бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хуҗа-Хакимгә карата тирән хөрмәттә яшәде; Изге Рухның ярдәме белән иман итүчеләрнең саны һаман арта барды.
Петернең Лүддә һәм Яфу шәһәрләренә килүе
32Бик күп җирләрне йөреп чыкканнан соң, Петер Лүддә шәһәрендәге Аллаһы изгеләре янына килде. 33Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле кешене күрде.
34– Айнеас! Гайсә Мәсих савыктыра сине. Урыныңнан тор да түшәгеңне җый, – диде аңа Петер.
Теге шундук торды. 35Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерде.
36Яфу шәһәрендә Гайсәнең шәкерте – яхшы эшләр кылучы, фәкыйрьләргә ярдәм итүче Табита (грек телендә «Доркәс»#9:36 Доркәс – арамей телендә «Табита», грек телендә «Доркәс» дигән исемнәр «кыр кәҗәсе» дигәнне аңлата.) исемле хатын яши иде. 37Шул көннәрдә әлеге хатын авырып китте дә вафат булды. Аны юып-җыеп түр бүлмәгә урнаштырдылар. 38Лүддә шәһәре Яфуга якын булганлыктан, Петернең анда икәнен ишеткән шәкертләр, аның тизрәк килүен үтенеп, янына ике кеше җибәрделәр. 39Петер алар белән бергә Яфуга килгәч, аны түр бүлмәгә алып керделәр. Шунда җыелган тол хатыннар кайчандыр аларга Доркәс тегеп биргән күлмәкләрне, киемнәрне елый-елый Петергә күрсәтә башладылар. 40Бүлмәдәге кешеләрнең барысын чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды да мәеткә таба борылып:
– Табита, тор! – диде.
Хатын күзләрен ачты һәм, Петерне күреп, торып утырды. 41Кулын биреп, Петер аңа аякка басарга ярдәм итте, аннары изгеләрне һәм тол хатыннарны чакырып кертеп аларга үледән терелгән хатынны күрсәтте.
42Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерде. 43Яфу каласындагы күнче Шимун йортында Петер әле байтак көннәр яшәде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 9: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: