YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 16

16
Тимутәйнең Паулны озатып баруы
1Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй исемле шәкерт яши иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде. 2Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы фикердә иделәр. 3Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Бу эшне ул шунда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да Тимутәйнең атасы грек икәнне белә иде. 4Шәһәрләр аша үткәндә алар, Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны имандашларга тапшырып, шуларны үтәргә үгетләделәр. 5Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм иман итүчеләрнең саны көннән-көн арта барды.
Паулның Македуния өлкәсенә чакырылуы
6Изге Рух Паулга һәм аның юлдашларына Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен җиткерергә рөхсәт итмәгәнгә, алар Фрүгия һәм Гәләтия аша китәргә мәҗбүр булдылар. 7Мусия чигенә җиткәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны анда җибәрмәде, 8һәм алар, Мусия аша узып, Троас шәһәренә килделәр.
9Төнлә Паулга илаһи күренеш иңде: македунияле берәү «Македуниягә килеп безгә ярдәм ит» дип ялварып аның каршында басып тора иде. 10Шушы күренештән соң, Яхшы хәбәрне сөйләргә Аллаһы безне шунда чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
Лудиянең иман итә башлавы
11Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килеп җиттек. 12Аннары Македуниянең шул өлешендәге төп калага – Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә#16:12 …Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә… – грек телендә «Рим колониясе» дип бирелгән. Филиппуй шәһәренең Рим императорыннан кабул ителгән үзидарә хокукы булып, шәһәр Рим кануннары буенча яшәгән. Шундый колониягә римлылар күпләп күченеп килә торган булган. юл тоттык. Берничә көнгә без шул шәһәрдә тукталдык. 13Шимбә көнне шәһәрдән чыгып елга буена киттек, чөнки дога кылу урыны шундадыр дип уйладык. Анда хатын-кызлар җыелган иде, без алар белән сөйләшеп утырдык. 14Алар арасында Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны олылаучы Лудия исемле хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләрне аңлар өчен, Хуҗа-Хаким аның йөрәген ачты. 15Лудия үзе һәм аның гаиләсе суга чуму йоласын үтәгәннән соң, ул:
– Мине Хуҗа-Хакимгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп кунак булыгыз, – дип кыстый торгач, ниһаять безне күндерде.
Паул белән Силас Филиппуйда тоткынлыкта
16Бер көнне дога кылу урынына барганда, күрәзәчелек рухына ия булган бер хезмәтче кыз очрады. Күрәзәлек итеп үзенең хуҗаларына ул зур табыш китерә икән. 17Әлеге кыз:
– Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын күрсәтә, – дип кычкырып, Паул белән безнең арттан ияреп барды.
18Берничә көн рәттән шул хәл кабатлангач, Паулның түземлеге бетте, һәм ул, борылып, рухка:
– Гайсә Мәсих исеменнән боерам сиңа: кыздан чыгып кит! – диде.
Һәм рух шундук чыкты. 19Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыкканны аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар да мәйданга өстерәп алып киттеләр. 20-21Аларны шәһәр идарәчеләре каршына бастырып:
– Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыра, – диделәр.
22Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре рәсүлләрнең киемнәрен йолкып төшерергә һәм аларны таяк белән кыйнарга боерды. 23Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташлап, каравылчыга яхшылап сакларга әмер бирделәр. 24Шундый әмер алгач, каравылчы, аларны зинданның эчке бүлмәсенә илтеп, аякларына агач богаулар салды.
25Төн урталарында Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар, башка тоткыннар аларны тыңлап утырды. 26Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барча ишекләр ачылып китте, һәркайсының богаулары ишелеп төште. 27Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да, ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм кылычын чыгарып үзен үтерергә теләде. 28Әмма Паул:
– Харап итмә үзеңне! Без барыбыз да монда! – дип кычкырды.
29Каравылчы ут сорап алды да бүлмәгә йөгереп керде һәм дер калтырап Паул белән Силас каршына килеп егылды. 30Шуннан аларны тышкы якка алып чыкты.
– Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады каравылчы алардан.
31Тегеләр аңа:
– Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр, – дип җавап бирде.
32Соңыннан Паул белән Силас каравылчының үзенә һәм дә аның гаиләсенә Раббы сүзен сөйләп бирделәр. 33Шул ук сәгатьтә, төнлә, каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды, аннары гаилә әгъзалары белән бергә суга чуму йоласын үтәде. 34Шуннан каравылчы, Паул белән Силасны үзенең өенә алып кайтып, табын әзерләде. Аллаһыга иман китерүенә ул бөтен гаиләсе белән куанды.
35Яңа көн тууга шәһәр идарәчеләре, теге кешеләрне азат итегез, дигән боерык белән хезмәтчеләрне зинданга җибәрде. 36Зиндан каравылчысы шул хәбәрне Паулга җиткерде.
– Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә боера! Барыгыз, исән-имин йөрегез! – диде ул.
37Әмма Паул:
– Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез-нисез кыйнадылар, зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә безне үзләре чыгарсыннар, – диде.
38Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар. 39Яннарына килеп гафу үтенгәннән һәм аларны иреккә чыгарганнан соң, шәһәрдән китүләрен сорадылар.
40Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очраттылар һәм, аларга үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, юлга чыктылар.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in