Рәсүлләр 17
17
Тессалуникә шәһәрендә чуалыш
1Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, рәсүлләр Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде. 2Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Язмада әйтелгәннәр турында яһүдиләр белән әңгәмә корып утырды. 3Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте.
– Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – әнә шул Мәсих, – диде Паул.
4Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны олылаучы бик күп греклар һәм байтак кына күренекле хатын-кызлар, иманга килеп, Паул белән Силаска кушылдылар. 5Әмма яһүди башлыкларының шушы хәлне күреп көнчелеге кузгалы, һәм алар, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына чыгарып бастырмакчы булып, аларны Ясунның өенә кереп эзләделәр. 6Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм иман тотучыларның кайберләрен шәһәр идарәчеләре янына сөйрәп китерделәр.
– Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр, – дип кычкырды алар. – 7Ясун ул адәмнәрне үз йортында кабул итте. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, Гайсә исемле башка бер патша бар, диләр.
8Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр идарәчеләрен борчуга салды. 9Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә рәһен#17:9 Рәһен – заклад итеп калдырылган әйбер. акчасын түләттергәч, кайтарып җибәрделәр.
Рәсүлләр Беруя шәһәрендә
10Имандашлары шул төндә үк Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. 11Мондагы кешеләр Тессалуникә халкына караганда киңрәк карашлы иделәр: ишеткән хәбәрне алар бик теләп кабул иттеләр һәм, Паул сүзләренең дөреслеген тикшерү өчен, көннәр буе Язманы өйрәнделәр. 12Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр байтак булды.
13Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр шунда килделәр һәм, коткы салып, халыкның ачуын чыгардылар. 14Имандашлары, озакка сузмыйча, Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калды. 15Паулны озата баручылар аның белән Афинага кадәр килделәр дә кире кайтып киттеләр. Силас белән Тимутәйгә тиз арада килеп җитәргә боерып, Паул озата килүчеләр артыннан хәбәр җибәрде.
Паул Афинада
16Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде. 17Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр һәм Аллаһыны олылаучы башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында үтеп-сүтеп йөрүчеләр белән сөйләште.
18Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикурчылар һәм стоиклар#17:18 Эпикурчылар һәм стоиклар – Гайсә Мәсих туганга кадәр IV–III гасырларда барлыкка килгән фәлсәфи агым әгъзалары. – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне җиткергәч, фәлсәфәчеләрнең кайберләре:
– Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – дисә, икенчеләре:
– Чит илаһлар турында вәгазь сөйли, ахры, – диде.
19Алар Паулны үзләре белән Арейпәг#17:19 Арейпәг – Афина шәһәре урнашкан калкулыкларның берсендә – Арес калкулыгында (грекча «Арейос Пагос») җыела торган хөкем итү шурасын шулай дип атаганнар. киңәшмәсенә алып килеп:
– Син вәгазьли торган яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез. 20Безгә сөйләгән сәер сүзләреңнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр.
21Нинди дә булса яңа фикер турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыле иде.
22Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына чыгып басты.
– Афиналылар! Сез, күрәсең, кайсы яктан карасаң да бик диндар халык, – диде ул. – 23Сезнең изге урыннарны игътибар белән карап йөргәндә мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәх күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган әнә шул билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйләмәкчемен. 24Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы, күкнең һәм җирнең Хакиме, кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми 25һәм кешеләрнең Аңа хезмәт күрсәтүенә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм бар нәрсәне бирә. 26Бер кешедән барлык халыкларны яратып, Ул аларга бөтен җир йөзенә таралып яшәргә мөмкинлек бирде, аларның яшәү вакытын һәм гомер итәсе җирләренең чикләрен алдан билгеләп куйды. 27Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр һәм, Аны тоемлап, Аңа юл тапмаслармы икән дип эшләде; ә бит Ул безнең беребездән дә ерак түгел. 28Сезнең кайбер шагыйрьләрегез «без дә Аның нәселеннән» дип әйткән сыман, «без Аның ярдәме белән яшибез, хәрәкәт итәбез, көн күрәбез». 29Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, Аллаһы – осталар кулы һәм хыялы белән иҗат ителгән, алтын, көмеш яки таш сынга охшаган, дип уйларга тиеш түгелбез. 30Шул рәвешле, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәсә дә, хәзер Ул бөтен җирдәге бар кешегә тәүбәгә килергә боера. 31Галәм өчен гадел хөкем көнен Аллаһы билгеләде инде, хөкемне Ул Үзе билгеләгән Зат аша башкарыр. Шул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.
32Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре:
– Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз, – диде.
33Шуннан соң Паул алар яныннан китте. 34Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килде. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм башкалар да бар иде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 17: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025