YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 15

15
Иерусалимдә рәсүлләр киңәшмәсе
1Яһүдиядән Антиухиягә килгән берничә кеше үз имандашларын:
– Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмаячаксыз, – дип өйрәтә башлады.
2Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр, һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуннан соң Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене, бу мәсьәләне ачыклар өчен, Иерусалимгә, рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.
3Шулай итеп, Антиухия бердәмлеге аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә алар, мәҗүсиләрнең Аллаһыга таба борылуы турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар. 4Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны шундагы бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша нинди эшләр башкаруы турында сөйләп бирделәр. 5Шуннан соң фарисейлар арасыннан Гайсәгә иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып:
– Мәҗүсиләрне сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
6Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар. 7Озак кына бәхәсләшкәннән соң, Петер урыныннан торды да сүз башлады:
– Имандашлар! Сезгә мәгълүм булганча, мәҗүсиләр миннән Яхшы хәбәрне ишетеп иманга килсеннәр өчен, Аллаһы арагыздан мине сайлаганга күп вакытлар үтте. 8Кеше күңелендә ни барын белеп торган Аллаһы, безгә биргән кебек мәҗүсиләргә Изге Рухны биреп, аларны да кабул итүен күрсәтте; 9алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды. 10Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз? 11Ә бит без дә, алар кебек үк, Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аша котылуыбызга ышанабыз.
12Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының мәҗүсиләр арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләде, халык аларны тыңлады. 13Алар сөйләп бетергәч, Ягъкуб сүз алды:
– Туганнар, мине тыңлагыз! 14Шимун безгә Аллаһының ни рәвешле мәҗүсиләр арасыннан Үзенә бер халык оештыруы турында аңлатып бирде. 15Пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән сүзләре дә моңа туры килә:
16-17«Шуннан соң, – дигән Раббы, –
Минеке дип игълан ителгән барча халыклар,
калган башка кешеләр
Раббыга таба борылсын өчен,
Мин кире кайтырмын,
Давытның җимерелгән йортын яңадан корырмын,
җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын.
Шулай дип әйтә Раббы!
18Бу турыда Ул күптәннән әйтеп куйган иде».
19Шуңа күрә Аллаһыга таба борылучы мәҗүсиләргә кыенлыклар тудырырга тиеш түгелбез, дип уйлыйм. 20Потларга китерелгән нәҗес ризыктан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга кисәтеп, без аларга хат язарга тиешбез. 21Чөнки Муса кануны элек-электән һәрбер шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә саен гыйбадәтханәләрдә укыла.
Мәҗүсилектән киткән имандашларга хат
22Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән үз араларыннан берничә кешене сайларга һәм аларны, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухиягә җибәрергә карар кылдылар; имандашлар арасында җитәкчелек иткән Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайлап, 23алар аша шундый хат җибәрделәр:
«Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядә яшәүче, мәҗүсилектән күчкән имандашларга сәлам.
24Бездән килгән кайбер кешеләр, гәрчә аларга андый эш тапшырылмаган булса да, үзләренең сүзләре белән сезне борчуга салганнар һәм күңелегезнең тынычлыгын алганнар, дип ишеттек. 25-26Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, сезнең янга җибәрергә хәл кылдык. Сезнең янга алар гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган сөекле имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар. 27Хатта язылганнарны телдән аңлатып бирсеннәр өчен, сезнең янга шулай ук Яһүдә белән Силасны да юллыйбыз.
28Түбәндә язылган таләпләрдән тыш Изге Рух һәм без сезнең өскә бүтән йөк салмаска дигән карарга килдек. 29Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр.
Исән-сау булыгыз!»
30Шулай итеп, йомышчылар юлга чыктылар һәм Антиухиягә килеп җиткәннән соң, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар; 31аны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә бик куанды. 32Яһүдә һәм Силас, үзләре дә пәйгамбәр буларак, үгет-нәсыйхәтләр биреп имандашларының рухын ныгыттылар. 33Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашларыннан юл фатихасы алып, үзләрен җибәргән кешеләр янына кайттылар. [34Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.]#15:34 Берничә кулъязмада бу җөмлә юк. 35Паул белән Барнаб исә, Антиухиядә тоткарланып, башка имандашлар белән бергә Раббы сүзен өйрәтүне һәм таратуны дәвам иттеләр.
Паул белән Барнабның юллары аерылу
36Күпмедер вакыттан соң Паул Барнабка:
– Әйдә, Раббы сүзен вәгазьләп йөргән һәр шәһәргә яңадан барып, имандашларыбызның хәлен белик, – диде.
37Барнаб үзләре белән Марк исемле Яхъяны да алып барырга теләде. 38Әмма алардан Памфулиядә аерылып калып, тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән әлеге Яхъяны үзләре белән алып барырга Паул ризалашмады. 39Нәтиҗәдә Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык чыгып, алар икесе ике якка китәргә булды. Барнаб, Маркны ияртеп, су юлы белән Кипрга юнәлде, 40Паул исә, үзенә иптәшкә Силасны сайлап, имандашлары тарафыннан Раббы мәрхәмәтенә тапшырылганнан соң, юлга чыкты; 41Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үткәндә бердәмлекләрне ныгытты.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in