II Көринтлеләргә хат 3
3
Яңа Килешү хезмәтчеләре
1Сезнең алда үзебезне мактарга тырышкан кебек тоелмыйдыр бит? Кайберәүләргә кирәк булган кебек, сезгә яки сезнең исемнән язылган мактау хатлары кирәкме әллә безгә?! 2Сез үзегез – безнең күңелләргә язылган, бөтен кеше таный һәм укый торган хатыбыз. 3Сезнең Мәсих хаты икәнегез ачыктан-ачык күренеп тора. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән язылган һәм таш такталарга түгел, кешеләрнең күңелләренә язылган.
4Безнең шушы ышанычыбыз Мәсих аша Аллаһыдан килә. 5Без барысын үзебез булдыра алабыз, дип әйтергә хакыбыз юк, сәләтебез – Аллаһыдан. 6Ул безгә Яңа Килешүнең хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа Килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чөнки язылган кануннар кешене үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
7Ташларга чокып язылган, үлемгә китерүче Канунга хезмәт иткән Мусаны исегезгә төшерегез: аның йөзе нур чәчеп торганга (гәрчә әлеге нур сүрелә барса да), исраилиләр аңа күтәрелеп карый алмаганнар. Әгәр бу хезмәт шулай данга күмелгән икән, 8Рухның хезмәте тагын да данлырак түгелме соң?! 9Кешене гаепләүче хезмәт шулай дан белән балкып торган икән, кешене аклаучы хезмәт күпкә данлырак булмасмы?! 10Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да ныграк балкыган башка нәрсә бар. 11Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да яктырак балкыр.
12Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. 13Сүрелә барган нурга исраилиләр карамасын дип йөзенә бөркәнчек япкан Муса кебек түгел без. 14Әмма аларның аңнары томаланган, чөнки Иске Килешү язмаларын укыган чакта ул бөркәнчек әле дә йөзләрендә; ул бары тик Мәсихкә мөрәҗәгать иткәндә генә алып ташлана. 15Муса канунын укыган чакта аларның аңнарын бүгенге көнгә кадәр шул бөркәнчек каплый. 16Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткәндә бу бөркәнчек алына. 17Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык хөкем сөрә. 18Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббы данының балкышын көзгедәге сыман күрәбез#3:18 …көзгедәге сыман күрәбез… – яки «көзгедәй чагылдырабыз». һәм, Аның даны үскән саен, Аңа охшый барып үзгәрәбез. Бу эшне Раббы башкара, ә Раббы ул – Рух.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025