II Көринтлеләргә хат 4
4
Балчык савытлардагы хәзинә
1Аллаһының мәрхәмәте белән безгә шундый хезмәт тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез. 2Оят булырдай хурлыклы эшләрдән баш тартып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәркемнең намус хөкеменә тапшырабыз. 3Әгәр без игълан итә торган Яхшы хәбәр кем өчендер яшерен булып кала икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен яшерен, 4чөнки бу дөньяның илаһы#4:4 …илаһы… – ягъни иблис. имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрә алмыйлар. Мәсих – Аллаһының гәүдәләнеше, 5һәм без үзебез хакында түгел, Гайсә Мәсихнең Хаким булуы турында хәбәр итәбез, ә без исә Гайсә хакына сезнең хезмәтчеләрегез генә. 6«Караңгылыктан яктылык сибелсен» дип әйткән Аллаһы күңелләребезне яктыртты, Гайсә Мәсих йөзендә балкыган Үзенең данын безгә шулай күрсәтте.
7Без – әлеге рухи хәзинәне саклаучы балчык савытлар гына; моның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә. 8Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма без бирешмибез; кайчак чарасыз калабыз, әмма өметсезлеккә төшмибез; 9безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп егалар, әмма без исәнбез. 10Гайсәнең тормышы бездә күренсен өчен, Аны үлемгә китергән газапларны без үз тәнебездә кичерәбез. 11Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, тереләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. 12Шулай итеп, үлем – бездә, ә яшәү сездә эш итә.
13Язмада «мин ышаныч белдергәнгә сөйли башладым» дип әйтелгән; шул ук ышану рухына ия булып, без дә ышанабыз һәм шуңа күрә сөйлибез, 14чөнки Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Гайсә белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез. 15Боларның һәммәсе сезнең хакка эшләнә. Шулай итеп, Аллаһының чиксез мәрхәмәте кешеләр арасында тарала барган саен, Аның даны да арта бара, һәм тагын да күбрәк кешеләр тарафыннан Аңа шөкерләр кылына.
Иман белән яшәү
16Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз көннән-көн яңара тора. 17Без кичергән җиңел, узгынчы газаплар безгә ифрат зур, мәңгелек дан китерер. 18Без бит карашыбызны күзгә күренгән нәрсәләргә түгел, күренмәгәненә юнәлтәбез, чөнки күренгәне аның – вакытлыдыр, күренмәгәне исә – мәңгелек.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 4: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025