II Көринтлеләргә хат 2
2
1Шулай итеп, чираттагы килүемдә сезне күңелсезләндермәскә карар кылдым. 2Әгәр мин сезгә күңелсезлек китерсәм, мине кем сөендерер? Әлбәттә, сез – мин күңелсезлек китергән кешеләр. 3Яныгызга килгәч, куандырырга тиешле кешеләрдән миңа көенеч булмасын өчен, сезгә нәкъ шул турыда язган да идем. Иманым камилдер, минем куанычым – һәммәгезнең куанычы. 4Күңелсезләндерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен яздым мин ул хатны, һәм мин аны олы хәсрәт, йөрәк ачысы белән, күз яшьләремне түгә-түгә яздым.
Гөнаһ кылган кешене кичерү
5Һич тә арттырмый әйтәм: әгәр берәү миңа күңелсезлек китергән икән, димәк, ул мине генә түгел, сезнең барыгызны да күңелсезләндергән. 6Әлеге кешегә күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек; 7чиктән тыш көенмәсен өчен, хәзер сез аны гафу итегез һәм юатыгыз. 8Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм. 9Теге хатымны мин сынауларны ничек үткәнегезне, ягъни һәрнәрсәдә тыңлаучанмы икәнегезне белим дип яздым. 10Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткән кешене мин (әгәр моңа сәбәп булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм. 11Шайтан безне хәйләләп җиңмәсен өчен эшлим мин моны, ә аның уй-ниятләре безгә бик тә мәгълүм.
Паул Троаста һәм Македуниядә
12Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троас шәһәренә килгәч, Хакимебез Гайсә хезмәт итүемә мөмкинлекләр тудырса да, 13имандашым Титусны таба алмаганга, күңелем тынычлана алмады. Шунлыктан, андагы имандашлар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
14Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белемнең хуш исен таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын! 15Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсих көйрәткән, Аллаһы күңеленә хуш килгән истер. 16Берәүләр өчен без – үлем исе, ә икенчеләр өчен – тормышның хуш исе. Әнә шундый хезмәткә кем сәләтле соң?! 17Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кешеләр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 2: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025