Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белемнең хуш исен таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын! Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсих көйрәткән, Аллаһы күңеленә хуш килгән истер.