YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъяның хаты 4

4
Хакыйкать рухы һәм ялган рух
1Газиз дусларым! Һәрбер рухка ышанмагыз, аларның чынлап та Аллаһыданмы, юкмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килде. 2Аллаһы Рухын сез шуннан танып белерсез: кеше булып килгән Гайсә Мәсихне таныган рух – Аллаһыдандыр. 3Ә Гайсәне танымаган рух Аллаһыдан түгел, ул – Мәсих дошманының рухы, аның киләсен сез ишеткән идегез; инде менә ул дөньяда.
4Сез исә, балаларым, – Аллаһыдан, һәм сез ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Аллаһы Рухы дөньяда булган рухтан бөегрәк. 5Алар – бу дөньяныкы, шуңа күрә дөньяви тормыш белән яшәүчеләр кебек сөйләшәләр, һәм дөнья аларны тыңлый. 6Без исә – Аллаһыдан; Аллаһыны танып белүче безне тыңлый; Аллаһыдан булмаганнар безне тыңламый. Хакыйкать Рухын ялган рухтан без шулай аерабыз.
Аллаһы – мәхәббәт ул
7Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Яратучы һәр адәм Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны белә. 8Яратмаучы адәм исә Аллаһыны белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул. 9Аллаһы безгә булган мәхәббәтен менә ничек күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирер өчен, бердәнбер Углын дөньяга җибәрде. 10Мәхәббәт – без Аллаһыны яратуда түгел, ә бәлки Аллаһының безне яратуында һәм, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, корбан итеп Үзенең Углын җибәрүендә. 11Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай нык ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга тиеш. 12Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы безнең күңелләрдә яши, һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
13Аллаһы безгә Үз Рухын биргәнгә, безнең – Аңарда, һәм Аның бездә яшәвен беләбез. 14Атасы Үзенең Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәрде. Без моны күрдек һәм шул хакта шаһитлык бирәбез. 15Гайсәнең Аллаһы Углы булуын кабул иткән адәм – Аллаһыда, һәм Аллаһы да аңарда яши. 16Без, шулай итеп, Аллаһының безгә булган мәхәббәтен тойдык һәм Аның шушы мәхәббәтенә инандык.
Аллаһы – мәхәббәт ул. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда, һәм Аллаһы аңарда яши. 17Бездәге мәхәббәт, камилләшеп, шундый дәрәҗәгә җитә ки, хөкем көнен без курыкмыйча каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундыйдыр. 18Мәхәббәттә курку юк, чын мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, һәм куркак кеше чынлап ярата алмый.
19Без яратабыз, чөнки беренче булып безне Аллаһы яратты. 20«Аллаһыны яратам» дигән, ләкин имандашын күрәлмаган кеше ялганчыдыр; күз алдындагы имандашын яратмаган кеше күзгә күренмәс Аллаһыны ничек ярата алсын?! 21Безгә Аллаһы биргән әмер мондыйдыр: «Аллаһыны яраткан кеше үзенең имандашын да яратырга тиеш».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in