YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъяның хаты 5

5
Мәңгелек тормыш – Аллаһы Углында
1Гайсәнең Мәсих булуына инанган һәр адәм – Аллаһыдан туган, ә Атаны яраткан һәркем Аның Баласын да ярата. 2Әгәр без Аллаһыны яратабыз һәм Аның әмерләрен үтибез икән, димәк, Аның балаларын да яратабыз, дип әйтә алабыз. 3Аллаһының әмерләрен үтәп, без Аны яратуыбызны күрсәтәбез; Аның әмерләре авыр түгел, 4чөнки Аллаһыдан туган һәркем дөньяны җиңә. Дөньяны җиңгән көч – безнең иманыбыз ул. 5Дөньяны кем җиңә соң? Гайсәнең Аллаһы Углы булуына ышанган кеше түгелме?!
Гайсә Мәсих турында шаһитлык
6Гайсә Мәсих су һәм кан аша килде. Су аша гына түгел, бәлки су һәм кан аша килде. Бу хакта Рух шаһитлык кыла, ә Рух – хакыйкатьтер. 7Шулай итеп, өч шаһит бар: 8Рух, су һәм кан. Өчесе дә бер үк нәрсә турында шаһитлык бирә. 9Әгәр без кешеләр шаһитлыгын кабул итәбез икән, Аллаһының шаһитлыгы өстенрәк, чөнки бу – Аллаһы шаһитлыгы, Үз Углы хакында биргән шаһитлык. 10Аллаһы Углына инанучының күңелендә шушы шаһитлык бар. Аллаһыга инанмаган кеше Аны ялганчы итеп күрсәтә, чөнки Аллаһының Үз Углы хакында биргән шаһитлыгына ышанмый. 11Ул шаһитлык исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде, һәм без ул тормышны Аның Углы аша алабыз. 12Аллаһы Углы барның тормышы бар, ә Аның Углы булмаган кешенең тормышы юк.
13Мин моны сезгә, Аллаһы Углына ышанучыларга, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. 14Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә без шуңа ышанабыз: Аның күңеленә хуш килгән нәрсәне сораганда, Ул безне ишетә. 15Нәрсә генә сорасак та, Аның ишеткәнен беләбез икән, сораганыбызга ия булуыбызны да беләбез.
16Әгәр сезнең берегез үз имандашының үлемгә китерми торган гөнаһ кылуын күрә икән, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы ул имандашка тормыш бирер; үлемгә китерми торган гөнаһ кылучылар турында әйтәм моны. Ләкин үлемгә китерә торган гөнаһ та бар: андый гөнаһ өчен дога кылыгыз, дип әйтмим. 17Һәр яманлык – гөнаһ, әмма бөтен гөнаһ та үлемгә китерми.
18Аллаһыдан туган кешеләрнең гөнаһ кылмавын без беләбез, аларны Аллаһыдан туган Угыл саклый, һәм иблис аларга кагыла алмый. 19Без Аллаһыдан булуыбызны, бөтен дөньяның исә иблис хакимлегендә икәнен беләбез. 20Без Аллаһы Углының килгәнен һәм Хак Аллаһыны таныр өчен безгә аң биргәнен дә беләбез. Хәзер без Хак Аллаһы белән бердәм, чөнки Аның Углы булган Гайсә Мәсих белән бердәм; Ул – Хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш.
21Балаларым, үзегезне ялган илаһлардан саклагыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in