I Яхъяның хаты 3
3
1Карагыз, күктәге Атабыз безгә ничек нык яратуын күрсәтте: Ул безгә «Аллаһы балалары» дип аталырга мөмкинлек бирде, һәм без, чыннан да, Аның балалары. Ә дөнья, Аллаһыны танымаганга күрә, безне дә белми. 2Газиз дусларым, хәзер без – Аллаһы балалары, ләкин киләчәктә нинди булачагыбыз әлегә билгеле түгел. Бары тик шуны беләбез: Мәсих кабат килгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны чынлыкта нинди булса, шулай итеп күрербез. 3Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Аның кебек пакь булыр өчен, үзен пакьләндерә.
4Гөнаһ кылучы һәркем Канунны боза, чөнки гөнаһ – канунсызлык дигән сүз ул. 5Мәсихнең кеше гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен килгәнен сез беләсез. Ә Аның Үзендә гөнаһ юк. 6Аның белән бердәм булган адәм дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танып белмәгән.
7Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була. 8Гөнаһ кылучы исә – иблистәндер, чөнки иблис беренче булып гөнаһ кыла башлады. Ә Аллаһы Углы нәкъ менә иблиснең эшләрен җимерергә дип килде. 9Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһы орлыгы бар. Аллаһыдан туганга күрә, ул гөнаһ кыла алмый. 10Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык белән эш итмәгән, үзенең имандашын яратмаган һәркем Аллаһыдан түгел.
Бер-берегезне яратыгыз
11Сез электән ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиеш. 12Иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилгә#3:12 Кабил – Адәм белән Һаваның беренче углы; ул үзенең энесе Һабилне үтергән. охшамыйк. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенеке хак булган. 13Имандашларым, әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән – гаҗәпләнмәгез. 14Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Ә менә яратмаучылар үле килеш кала. 15Үзенең имандашына нәфрәтләнгән һәркем – кеше үтерүчедер. Ә кеше үтерүченең берсе дә мәңгелек тормышка ия булмаганны сез беләсез.
16Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих безнең өчен Үзенең җанын бирде. Без дә имандашларыбыз өчен җаныбызны бирергә әзер булырга тиеш. 17Барлыкта яшәгән һәм имандашының мохтаҗлыгын күреп тә, аңа шәфкать кылмаган кеше күңелендә Аллаһы мәхәббәтенә урын булырмы?! 18Балаларым, сүз яки тел белән түгел, эшләребез һәм чын мәхәббәт белән яратыйк. 19-20Шунда без хакыйкать юлында булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм бар нәрсәне белүче.
21Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, курыкмыйча Аллаһыга мөрәҗәгать итә алабыз, 22һәм Аңардан нәрсә генә сорасак та – алырбыз, чөнки без Аның әмерләрен үтибез, Аның күңеленә хуш килгән эшләр кылабыз.
23Аның әмере исә шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихкә инанырга һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиеш. 24Аллаһы әмерләрен үтәүче кеше Аллаһыда яши, һәм Аллаһы да аңарда яши. Аллаһы безгә Рух биргәнлектән, Аның бездә яшәвен беләбез.
Currently Selected:
I Яхъяның хаты 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025