YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъяның хаты 2

2
Мәсих – безнең Яклаучыбыз
1Балаларым! Мин боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәрегез гөнаһ кыла икән, Атабыз алдында безнең Яклаучыбыз, һәрвакыт гадел эш итүче Гайсә Мәсих бар. 2Ул безнең гөнаһларыбыз өчен, безнең генә түгел, бәлки бар дөньяның гөнаһлары өчен корбан булды. 3Әгәр без Аллаһының әмерләрен үтибез икән, Аны беләбез дип ышанып әйтә алабыз. 4Кем дә булса: «Мин Аллаһыны беләм», – дип әйтә торып Аның әмерләрен үтәми икән, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк. 5Ә Аның сүзләрен үтәүчедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камиллеккә ирешкән була. Бу исә Аның белән бердәм булуыбызны күрсәтеп тора. 6Кем дә булса «мин – Аның белән бердәм» ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш.
Яңа әмер
7Газиз дусларым! Мин сезгә ниндидер яңа әмер түгел, сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. 8Тик шулай да бу әмер яңа: ул Мәсихтә һәм сездә гамәлгә ашты, чөнки караңгылык кире чигенә, ә чын яктылык инде балкый башлады.
9Кемдер «мин яктылыкта» дип әйтә торып, үзе имандашына нәфрәтләнә икән, димәк, ул һаман караңгылыкта әле. 10Имандашын яраткан кеше яктылыкта яши, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә этәрә торган нәрсә юк. 11Имандашына нәфрәтләнгән кеше исә караңгылыкта йөри, кая баруын белми, чөнки караңгылык аның күзен сукырайта.
12Балаларым, сезгә язам,
чөнки гөнаһларыгыз Гайсә исеме хакына кичерелде.
13Аталар, сезгә язам,
чөнки баштан ук бар булган Затны сез танып белдегез.
Егетләр, сезгә язам,
чөнки сез явыз иблисне җиңдегез.
14Балаларым, сезгә язам,
чөнки сез Атабызны танып белдегез.
Аталар, сезгә язам,
чөнки сез баштан ук бар булган Затны танып белдегез.
Егетләр, сезгә язам,
чөнки сез көчле,
Аллаһы сүзе сезнең күңелегездә яши,
һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
15Фани дөньяны һәм андагы нәрсәләрне яратмагыз: дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк. 16Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесе, күз нәфесе һәм тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, бәлки дөньядандыр. 17Дөнья да, дөньяның нәфесләре дә үтеп китә, Аллаһы ихтыярын үтәүче исә мәңге яши.
Мәсих дошманнары турында кисәтү
18Балаларым! Соңгы сәгать җитте. Мәсихнең дошманы#2:18 Мәсих дошманы – дәҗҗал; Мәсихкә каршы торучы алдакчы затны аңлата. киләсен сез белә идегез – инде менә Мәсихнең бик күп дошманнары пәйда булды. Соңгы сәгать җиткәнен шуннан беләбез. 19Алар арабыздан киттеләр, әмма бу алар безнеке булдылар дигәнне аңлатмый. Әгәр чынлап та безнеке булсалар, безнең белән калырлар иде. Аларның арабыздан китүе безнеке булмауларын күрсәтеп тора.
20Сезне исә Изге Зат майлаган#2:20 …майлаган… – монда Изге Рухка ия булу күздә тотыла. Шулай ук 27 нче аятьне карагыз., һәм сезнең барыгыз да хакыйкатьне белә. 21Мин сезгә, хакыйкатьне белмисез, дип язмадым; сез хакыйкатьне һәм хакыйкать белән ялган арасындагы аерманы беләсез, дип яздым. 22Алайса, кем ялганчы соң? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме?! Менә ул – Мәсихнең дошманы: ул Атаны да, Аның Углын да инкяр итә. 23Аллаһы Углын инкяр итүченең күктәге Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә күктәге Атасы бар.
24Баштан ук ни ишеткән булсагыз, әнә шулар күңелегездә саклансын. Әгәр дә баштан ук ишеткәннәрегез күңелегездә яшәсә, Углы һәм Аның Атасы белән бердәм булырсыз. 25Ул безгә вәгъдә иткән нәрсә – мәңгелек тормыш.
26Бу сүзләрем – сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында. 27Сезне исә Аллаһы Үз Рухы белән майлады, һәм бу Рух күңелегездә саклана. Сез һичкемнең өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аның майлавы сезне бар нәрсәгә өйрәтә. Бу майлау хак, ялган түгел. Рух сезне өйрәткәнчә, Мәсих белән бердәм булыгыз.
Аллаһы балалары
28Шулай итеп, балаларым, Мәсих кабат килгәндә Аның алдында оялмыйча, кыюлык белән басып торыр өчен, Мәсих белән бердәм булыгыз. 29Әгәр Аның гадел булуын беләсез икән, шуны да белегез: гаделлек белән эш иткән һәркем – Аңардан туган баладыр.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in