1
I Яхъяның хаты 2:15-16
Инҗил
ИНҖ2025
Фани дөньяны һәм андагы нәрсәләрне яратмагыз: дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк. Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесе, күз нәфесе һәм тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, бәлки дөньядандыр.
Compare
Explore I Яхъяның хаты 2:15-16
2
I Яхъяның хаты 2:17
Дөнья да, дөньяның нәфесләре дә үтеп китә, Аллаһы ихтыярын үтәүче исә мәңге яши.
Explore I Яхъяның хаты 2:17
3
I Яхъяның хаты 2:6
Кем дә булса «мин – Аның белән бердәм» ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш.
Explore I Яхъяның хаты 2:6
4
I Яхъяның хаты 2:1
Балаларым! Мин боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәрегез гөнаһ кыла икән, Атабыз алдында безнең Яклаучыбыз, һәрвакыт гадел эш итүче Гайсә Мәсих бар.
Explore I Яхъяның хаты 2:1
5
I Яхъяның хаты 2:4
Кем дә булса: «Мин Аллаһыны беләм», – дип әйтә торып Аның әмерләрен үтәми икән, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк.
Explore I Яхъяның хаты 2:4
6
I Яхъяның хаты 2:3
Әгәр без Аллаһының әмерләрен үтибез икән, Аны беләбез дип ышанып әйтә алабыз.
Explore I Яхъяның хаты 2:3
7
I Яхъяның хаты 2:9
Кемдер «мин яктылыкта» дип әйтә торып, үзе имандашына нәфрәтләнә икән, димәк, ул һаман караңгылыкта әле.
Explore I Яхъяның хаты 2:9
8
I Яхъяның хаты 2:22
Алайса, кем ялганчы соң? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме?! Менә ул – Мәсихнең дошманы: ул Атаны да, Аның Углын да инкяр итә.
Explore I Яхъяның хаты 2:22
9
I Яхъяның хаты 2:23
Аллаһы Углын инкяр итүченең күктәге Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә күктәге Атасы бар.
Explore I Яхъяның хаты 2:23
Home
Bible
Plans
Videos