I Көринтлеләргә хат 5
5
Имандашлар арасындагы фәхешлек
1Сезнең арада фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә күрелмәгән фәхешлек булуы турында хәбәрләр бар: сезнең берегез үзенең үги анасын хатыны итеп тота. 2Ә сез елыйсы урында масайган буласыз. Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде. 3-4Үзем сезнең янда булмасам да, аңа шундый хөкем чыгарырга хәл кылдым: сез Хакимебез Гайсә исеме хакына җыелгач, мин күңелем һәм Хакимебез Гайсә кодрәте белән яныгызда булырмын, 5һәм сез, Раббы көнендә рухы котылсын, ә тәне һәлак ителсен өчен, ул кешене шайтан кулына тапшырырсыз.
6Сезнең масаер урыныгыз юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә? 7Димәк, яңа, төче камыр булыр өчен иске ачыткыдан котылырга кирәк. Чынлыкта сез төче камыр булырга тиеш тә, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез, Мәсих, инде безнең өчен корбан ителде. 8Шуңа күрә иске ачыткыдан – усаллык һәм явызлык ачыткысыннан пешерелгән икмәк белән түгел, ә төче икмәк – сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.
9Алдагы хатымда «фәхеш кешеләр белән аралашмагыз» дип язган чакта мин 10бу дөньяның азгын, комсыз, алдакчы, потка табынучы бәндәләрен күз алдында тотмаган идем, югыйсә сезгә дөньядан бөтенләйгә китәргә туры килер иде. 11Имандаш дип аталып та, азгын яки комсыз булган, потка табынучы яки яла ягучы, эчкече яки алдакчы бәндәләр белән аралашмавыгызны, андыйлар белән хәтта бергә утырып ашамавыгызны күздә тотып яздым.
12Бердәмлектән читтә булганнарны хөкем итү минем эш түгел. Сез имандашларыгызны хөкем итегез. 13Читләрне исә Аллаһы хөкем итәр. Язмада әйтелгәнчә: «Яманлык кылучыны арагыздан сөрегез!»
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025