YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 4

4
Рәсүлләрнең хезмәте
1Шулай итеп, безне Аллаһы серләрен игълан итү вазифасы йөкләнгән Мәсих хезмәтчеләре дип санагыз. 2Бездән бары тик тугрылык таләп ителгәнгә, 3сезнең яки башкаларның миңа нинди бәя бирүе мине һич тә кызыксындырмый; мин үзем дә үземә бәя чыгармыйм. 4Намусым саф булса да, бу мине аклый алмый – Үз хөкемен миңа Хакимебез генә чыгарырга хаклы. 5Шуңа күрә вакытыннан элек беркемгә бернинди бәя бирмәгез, Хакимебезнең кабат килүен көтегез. Ул бөтен яшерен нәрсәләрне фаш итәр һәм кеше күңелендәге ниятләрне ачып бирер; әнә шул чакта һәркем Аллаһы тарафыннан макталыр.
6Имандашлар, мин боларны үземә һәм Апуллуска карата сезнең хакка кулланып, «язылганнан тыш акыл сатмаска» безнең мисалда өйрәнегез, дип яздым. Шулай итсәгез, кемдер башка берүне бүтәннәр алдында мактап өстен куймас. 7Дөрестән дә, башкаларга шулай бәя чыгарырга сезгә кем хокук бирде соң?! Үзегездә булган, Аллаһыдан кабул итеп алмаган берәр нәрсәгез бармы сезнең? Әгәр инде бүләккә алгансыз икән, ник бар нәрсәгә үзегез ирешкән кебек мактанасыз?
8Әйе шул, хәзер сезнең бар нәрсәгез җитәрлек! Сез инде баедыгыз! Сез инде бездән башка да патшалык кыласыз! Сезнең патшалык итүегезне мин бик теләр идем! Шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалык итәр идек. 9Әмма миңа калса, Аллаһы безне, Үзенең рәсүлләрен, адәм актыклары кебек, үлем җәзасына хөкем ителгәннәр белән тиңләде; без бит бөтен дөньяның күз алдында – фәрештәләр һәм кешеләр каршында тамашага әйләндек. 10Мәсих хакына без «акылсызга» әйләндек, сез исә Мәсихкә иманыгыз аркасында «акыллы» булып саналасыз! Без «көчсез», ә сез «куәтле»! Сезне хөрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. 11Без әүвәлгечә ачыгабыз, сусыйбыз, ярым ялангач һәм кыйналган килеш бер урыннан икенче урынга күченеп йөрибез, 12үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып көн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. 13Безгә яла ягалар – без ягымлы сүз белән җавап бирәбез. Дөнья безне хәзергә кадәр чүп-чар, калдык-постык дип саный.
14Мин боларны сезне оялту өчен түгел, яраткан балаларыма акыл бирмәкче булып язам. 15Мәсих юлында нәсыйхәт бирүчеләрегез меңләгән булса да, аталарыгыз күп була алмый. Сезгә Яхшы хәбәрне җиткереп, сезне Мәсих өчен тудыручы мин булдым. 16Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. 17Шуның өчен мин сезнең янга үземнең сөекле һәм Хакимгә тугрылыклы углым Тимутәйне җибәрдем. Ул сезгә Гайсә Мәсих юлында булуымны, үзем барган һәр бердәмлектә ничек өйрәтсәм, шулай яшәвемне исегезгә төшерер.
18Арагызда кайберәүләр минем турыда, инде кабат яныбызга килмәс, дип уйлап масаеп киткәннәр. 19Әмма Раббы насыйп итсә, озакламый мин сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, көчен сынап карармын, 20чөнки Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, көчтә күренә. 21Сез минем ничек килүемне телисез: таяк тотыпмы, әллә ярату белән һәм басынкылык күрсәтепме?

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in