I Көринтлеләргә хат 6
6
Имандашлар арасындагы дәгъвалар
1Имандашына булган дәгъвасын изгеләр хөкеменә түгел, ә бәлки имансызлар хөкеменә тапшырырга ничек батырчылык итә аласыз? 2Дөньяны изгеләр хөкем итәсен сез белмисезмени? Әгәр сезгә дөньяны хөкем итү тапшырыла икән, вак-төяк эшләрне хәл итәргә лаек түгелмени сез? 3Хәтта фәрештәләрне дә хөкем итәчәгебезне белмисезме? Шулай икән, көндәлек дәгъваларыбызны үзебез хәл итә алмабызмы? 4Сез исә, андый дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, бердәмлек алдында бернинди абруе булмаган адәмнәрне хөкемче итеп куясыз. 5Сезгә оят булсын өчен әйтәм: имандашлар арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмыни? 6Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә – имансызлар каршында! 7Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Рәнҗетелгән яки алданган булып калу сезнең өчен яхшырак түгелме? 8Әмма сез, имандаш дип тормыйча, рәнҗетәсез дә, алдыйсыз да.
9Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячагын белмисезмени? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, 10караклар, комсызлар, эчкечеләр, яла ягучылар, алдакчылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия булмаячак. 11Сезнең кайберләрегез әнә шундыйлардан иде, әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз.
Тәнегез белән Аллаһыны данлагыз
12Сезнең кайберләрегез «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» ди, әмма һәр нәрсә файдалы түгел; «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма без һичнәрсәнең колы булырга тиеш түгел. 13Сез шулай ук «ризык – карын өчен, карын – ризык өчен» дисез. Әйе, дөрес, ләкин Аллаһы анысын да, тегесен дә юк итәчәк. Тәннәребез – фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, ә Хакимебез безнең тәнне кайгырта. 14Хакимебез Гайсәне Аллаһы үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән Ул безне дә терелтәчәк. 15Тәнегез Мәсих тәненең әгъзалары икәнне әллә белмисезме? Шулай булгач, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә хатынның әгъзалары итә аламмы соң? Әлбәттә, юк! 16Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Язмада «икесе бер тән булыр» дип әйтелгән бит. 17Ә инде Хакимебез белән рухта берләшкән кеше Аның белән бер була.
18Фәхешлектән качыгыз! Кеше кылган башка барлык гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла. 19Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде, һәм Ул сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел, 20чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә сезнең тәннәрегез Аллаһыга дан китерсен.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 6: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025