I Көринтлеләргә хат 2
2
1Имандашлар, Аллаһының серен игълан итәр өчен яныгызга килгәч, мин купшы сүзләр сөйләргә һәм зирәклегемне күрсәтергә тырышмадым; 2сезнең арада булганда игътибарыгызны Гайсә Мәсихкә, Аның хачка кадаклап үтерелүенә генә җәлеп итәргә булдым. 3Сезнең янга мин көчсез, куркудан калтыранган хәлдә килдем. 4-5Иманыгыз кеше акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем, кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләренә таянмыйча, Аллаһы Рухының кодрәтенә таянды.
Аллаһының зирәклеге
6Әйе, зирәклек турында без рухи яктан җитлеккән кешеләр арасында сөйлибез, әмма әлеге зирәклек хәзерге заманның да, көннәре ахырына якынлаша барган дөнья хакимнәренең дә зирәклеге түгел. 7Биредә без Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук безгә дан китерер өчен билгеләнгән, моңарчы яшерен булган серле зирәклеге турында сөйлибез. 8Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә аңламады; әгәр аңласалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде. 9Әмма Язмада әйтелгәнчә:
«Үзен яратучыларга Аллаһы нәрсә әзерләгәнне
бер күз дә күрмәгән, бер колак та ишетмәгән;
бу турыда һичкемнең күңеленә бер уй кермәгән».
10Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә. 11Кешенең уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек, Аллаһының нәрсә ниятләгәнен дә Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.
12Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнне белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек, 13һәм бу турыда кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. 14Аллаһы Рухына ия булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки аңлар өчен Изге Рух ярдәмендә фикер йөртү кирәк. 15Аллаһы Рухына ия булган кеше исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем тиешенчә фикер йөртә алмый, 16чөнки Язмада әйтелгәнчә:
«Раббыга киңәш бирә алыр өчен
Аның уй-фикерләрен кем аңлаган?»
Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз#2:16 Соңгы җөмлә грек телендә сүзгә-сүз: «Без исә Мәсихнең зиһененә ия»..
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 2: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: