I Көринтлеләргә хат 1
1
Сәламнәр һәм рәхмәт белдерү
1-2Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан һәм имандашыгыз Состенистан Көринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга багышланып, Аның изгеләре булырга чакырылганнарга, шулай ук Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеменә һәр урында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына сәлам! 3Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
4Гайсә Мәсих аша сезгә Үзенең мәрхәмәтен бүләк иткән Аллаһыма сезнең өчен һәрвакыт рәхмәтләр укыйм, 5-6чөнки сез, Мәсих турындагы хәбәребезгә ныклап ышанганга күрә, Мәсихнең ярдәме белән сүз осталыгына һәм белемгә баедыгыз. 7Шуңа күрә Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүен көткәндә, сез башка бернинди рухи бүләккә мохтаҗ түгелсез. 8Ул килгән көндә кимчелекләрегез булмасын өчен, Аллаһы сезнең рухны соңгы көнгәчә ныгытыр. 9Үзенең Углы, Хакимебез Гайсә Мәсих белән сез аралашып торсын өчен сезне чакырган Аллаһы ышанычлыдыр.
Бердәмлектәге бүленешләр
10Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: барыгыз да бер сүздә булыгыз, арагызда төрле бүленешләргә юл куймагыз, киресенчә, уй-фикерләрегез дә, максатларыгыз да бер булсын. 11Имандашларым, сезнең арада ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя өендәгеләрдән билгеле булды. 12Мин шуны күздә тотып әйтәм: кайберәүләр «мин – Паул тарафдары», икенчеләр «мин – Апуллусныкы», өченчеләр «мин – Кифасныкы#1:12 Кифас – Шимун-Петернең икенче исеме.», дүртенчеләр «ә мин – Мәсихнеке» ди. 13Мәсих шулай бүлендемени? Әллә сезнең хакка Паул хачка кадакландымы? Бәлки, сез Паул исеме хакына суга чуму йоласын үтәгәнсездер? 14Аллаһыга шөкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә суга чумдырмадым. 15Шуңа күрә беркем дә «Паул исеме хакына суга чумдырылдым» дип әйтә алмый. 16Әйе, мин тагын Эстефәнәс өендәгеләрне суга чумдырдым, моннан башка янә кемне дә булса чумдырганымны хәтерләмим. 17Мәсих мине чумдыру өчен түгел, ә бәлки, Мәсих хачының әһәмияте югалмасын дип, Яхшы хәбәрне купшы сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге
18Һәлакәт юлыннан баручылар өчен хач турындагы сүз – ахмаклык, ә безгә, котылу юлындагыларга, – Аллаһы кодрәте. 19Язмада «зирәкләрнең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын» дип әйтелгән бит. 20Зирәкләр кайда соң? Канун белгечләре кайда? Бу заманның оста бәхәсчеләре кайда? Бу дөньяның зирәклеге чынлыкта исә ахмаклык икәнен Аллаһы күрсәтмәдемени? 21Аллаһы Үзенең тирән акылы белән билгеләгәнчә, бу дөнья үзенең зирәклеге белән Аны танып белә алмады, шуңа күрә Аллаһы иманга килгән адәмнәрне «ахмаклык» дип саналган Яхшы хәбәр ярдәмендә коткаруны мәгъкуль күрде. 22Яһүдиләр могҗизалар таләп итә, ә греклар зирәклек эзли. 23Без исә хачка кадакланган Мәсих турында хәбәр таратабыз, ә бу – яһүдиләр өчен абындыра торган таш, башка халыклар өчен – акылсызлык. 24Әмма Аллаһы чакырып алганнар өчен, яһүдиме ул, грекмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. 25Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «көчсезлеге» кешеләрнең көченнән күпкә көчлерәк.
26Имандашлар, исегезгә төшерегез: Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Зирәк акыллы дип саналган, кодрәтле, затлы нәселдән булган адәмнәр арагызда күп түгел иде. 27Әмма Аллаһы, акыл ияләре белән кодрәтлеләрне хур итәр өчен, дөнья күзендә акылсыз һәм көчсез булганнарны, 28дөньяда мөһим дип саналган нәрсәләрне юкка чыгару өчен хөрмәтсез, кимсетелгән, әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрне сайлап алды; 29шулай булгач, хәзер беркем дә Аллаһы алдында мактана алмый. 30Әмма хәзер Аллаһы ярдәмендә сез – Гайсә Мәсихтә. Гайсә безнең өчен – Аллаһыдан килгән зирәклек, шулай ук хаклык, изгелек һәм гөнаһлардан йолып алып азатлык бирүче. 31Шулай итеп, Язмада әйтелгәнчә, «мактанырга теләгән кеше Раббы белән мактансын».
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: