YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 3

3
Аллаһының хезмәттәшләре
1Шулай итеп, имандашлар, мин сезгә Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек мөрәҗәгать итә алмадым, гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләргә, Мәсих юлындагы сабыйларга аңлаткан кебек сөйләдем. 2Мин сезгә каты ризык түгел, сөт бирдем, чөнки каты ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәер, хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез, 3чөнки сез әүвәлгечә гөнаһлы табигатегезгә буйсынучы булып каласыз. Әгәр арагызда көнләшүләр, ызгыш-талашлар булып тора икән, сез үзегезне элеккечә тотасыз, һәм шушы хәл дөньяви тормыш белән яшәвегезне раслый. 4Әгәр берегез «мин – Паулныкы», икенчегез «мин – Апуллусныкы» дип әйтә икән, дөньяви тормыш белән яшәүчеләрдән нәрсәгез белән аерыласыз соң?
5Кем ул Паул? Апуллус кем? Без – сезгә иманга килергә ярдәм иткән хезмәтчеләр, һәркем Хакимебез кушканны башкарды. 6Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүчесе Аллаһы булды. 7Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим. 8Утыртучының да, су сибүченең дә максаты бер, әмма әҗерен һәркайсы үзенең хезмәтенә карап алачак. 9Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының иген басуы, Аллаһы төзегән корылма.
10Мин, акыллы төзүчедәй, Аллаһы мәрхәмәте белән нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен. 11Салынган нигездән гайре бүтән нигезне һичкем сала алмый. Салынган нигез – Гайсә Мәсих ул. 12Кемдер шул нигез өстенә алтын-көмештән яки асылташлардан, агачтан, печәннән яки саламнан төзиме – 13кемнең ничек төзегәне киләчәктә ачыкланыр; хөкем көнендә бар нәрсә ут белән сыналыр, һәркемнең эш сыйфатын ут күрсәтер. 14Корылмасы утка чыдаган кеше әҗер алыр, 15корылмасы янган кеше исә зыян күрер; хәер, ул үзе котылып калыр, әмма ялкын эченнән чыккандай булыр.
16Сез үзегезнең Аллаһы йорты булуыгызны һәм күңелегездә Аллаһы Рухы яшәгәнне әллә белмисезме? 17Аллаһы йортын җимерүчене Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изгедер, ә ул йорт – сез.
18Берегез дә үз-үзен алдамасын. Кемдер үзен бу дөнья күзаллавы буенча акыл иясе дип саный икән, чынлап та акыл иясе булыр өчен «акылсызга» әйләнсен. 19Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында ахмаклык. Язмада әйтелгәнчә:
«Аллаһы акыл ияләрен
үзләре үк корган хәйлә ятьмәсенә эләктереп ала».
20Анда тагын болай әйтелгән:
«Акыл ияләренең уйлары файдасыз икәнлеге Раббыга мәгълүмдер».
21Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын, чөнки бар нәрсә: 22Паул, Апуллус яисә Кифасмы, дөнья, тормыш яисә үлемме, бүгенге көн яисә киләчәкме – һәммәсе сезнеке. 23Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in